Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Без гаеплеме?

Безнең урамда малайлар бик күп. Җыелып уйный башласак, урам гөр килеп тора.

Малайларның яраткан уены, билгеле инде, җәй көне – футбол, кыш җитсә – хоккей. Урамыбызда кызлар да бар барын. Алар үзләренчә уйныйлар: курчакларын күтәреп чыгалар да шулар белән мәш киләләр.

Беркөнне футбол уены вакытында бер хәл килеп чыкты. Азат, туп артыннан йөгергәндә, Наил белән бәрелеште. Наил мәтәлчек атып китте дә чирәмгә егылды. Без барыбыз да уенны ташлап шунда йөгердек. Наилнең аягы авырткан, ул аны селкетә дә алмый. Без Наилне ике яктан тотып торгыздык та өенә озатып куйдык.

Наил гаиләдә бер генә малай. Әти-әнисе өчен генә түгел, әби-бабасы өчен дә берәү генә әле ул! Бу хәлне күргәч, алар бик курыктылар. Тизрәк табибка хәбәр иттеләр. Без дә өйләргә таралыштык, кабат футбол уйнарга бармадык. Табиб килгәч, ул аякның сынмавын, ләкин берничә көн урында гына ятып торырга кирәклеген әйткән. Без барыбыз да шатландык: тиздән Наилнең аягы төзәлер дә, ул тагын безнең белән уйный башлар дип уйладык.

Беркөнне малайлар белән бергә Наилнең хәлен белергә бардык. Кибеткә кереп тәмле әфлисун, тәм-том сатып алдык. Без килгәндә, Наилнең әбисе чәй әзерләп йөри иде. Ул безне күргәч: «Сез безнең оныгыбызны этеп еккансыз. Наилнең дуслары шундый тәрбиясез малайлардыр дип уйламаган идек», – диде. Без барыбыз да аптырашта калдык. Уен вакытында килеп чыккан хәл бит бу. Наилне беркем дә юри этеп екмады, ләбаса. Телевизорда да күргән бар: футболчылар да шулай бәрелешә бит кайвакыт!

Без: «Наил, тизрәк терел», – дидек тә, өйләребезгә кайтып киттек. Күңелгә шулкадәр кыен булды. Без гаепле микәнни соң?

Миләүшә Шәмсиева, Чаллы шәһәре, 3нче мәктәп, 7А сыйныф.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев