Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәхет кошы

Әкияти дөньядагы бәхет кошын эзли кеше...

Бәлеш

Әбием өйрәтеп тора,
Мин бүген камыр басам.
Әти-әни эштә чакта
Бәлеш салыйм, ичмасам.

Бәрәңгесен әрчеп куйдым,
Салдым итен, суганын,
Тоз, борычын өстәп салдым
Артык ни кирәк тагын?

Хәзер бәлеш ясый башлыйм,
Таба майлап куям да.
Миннән оста пешекче юк
Әби янда булганда.

Матур итеп сөйли әби
Бәлеш салу серләрен.
"Өйрәнү, ди, берни түгел
Булса әгәр теләгең".

Бигрәк тәмле булды инде
Үзем пешергән бәлеш.
Һәр эшне башкарыр өчен,
Теләк булырга тиеш!


Бәхет кошы

Әкияти дөньядагы
Бәхет кошын эзли кеше.
Тотса әгәр андый кошны
Уңай булыр һәрбер эше.

Хыяллары чынга ашар,
Теләкләре кабул булыр.
Күңелендә йөрткән хыял
Тиз алдында пәйда булыр.

Могҗизалы бәхет кошы
Яшиме әкият илендә?!
Юк, чынлыкта, бәхет үзе
Һәр кешенең күңелендә.

Адилә Фәрхуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев