Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлар даны — мәңгелек!

Сугыш афәтен күргән, батырлыклар эшләгән кешеләр мәңге онытылмаячак. Батырлар даны — мәңгелек!

Сугыш — фаҗига
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне, югалтуларны үз эченә алган сүз. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән. Ул — һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига. Ничә генә ел узса да, нинди генә хәлләр булса да, әмма канкойгыч сугышлар һаман булып тора. Хәзер дә илебез тыныч түгел. Дөньяның тәмен белеп, матурлыгын күреп яшисе ничаклы егетне сугыш алып китте. Туган районын, авылыннан да ил данын яклап дистәләгән ир-егет мобилизацияләнеп, сугыш кочагына эләгә. Шуларның берсе — Шәйдуллин Равил Розалин улы. Ул 1997 елның 10нчы мартында Әлмәт шәһәрендә дөньяга килә. Башлангыч белемен Актаныш районы Яхшый авылында ала. 2008 нче елны гаиләсе белән Пучы авылына күченеп килә.
Кызганычка каршы, 2011 нче елның декабрь аенда яшьли ятим кала, әнисенең бертуган энесенең гаиләсендә үсә. 2008-2013 нче елларда белем алуны Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итә. 2015 нче елда — Түбән Камада, 2016-2017 нче елларда Санкт-Петербург шәһәрендә һөнәри белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
2022 нче елда Яр Чаллы шәһәре ООО ПСК «ТатЭнергоСтрой» оешмасында электрик һәм шофер булып хезмәт куя. 2022 нче елның 29 нчы сентябрендә махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация белән чакырып алына. Сугыш — рәхимсез нәрсә. Сугыш афәтен күргән, батырлыклар эшләгән кешеләр мәңге онытылмаячак. Батырлар даны — мәңгелек!

Исламова Алинә


Батырларның берсе — абыем
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар хакында онытырга беребезнең дә хакы юк. Әле сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирендә ятып калдылар. Хәзер инде Украинада Ватаныбызны саклыйлар. Шул батырларның берсе — минем абый. Абый Манивка авылында сугышты. Алар әкренләп Луганск территориясен алалар иде, ләкин аның дусты минага басып, абый яра ала, дусты вафат була. Абый ике атнага кире кайтарыла. Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр сугышларның кабат булуын беркайчан да
теләмиләр. Шунлыктан илебез халкы һәрчак сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакярлекләрен, зур югалтуларны, корбаннар хакында киләчәк буыннарга сөйләп калдырырга бурычлы.

Нурлыгаянов Айназ 


Батырларыбызга бурычлы
Дөнья яралуыннан башлап бүгенге көннәргә кадәр җир йөзендә меңләгән сугышлар бара. Бу куркыныч вакыйга барышында үзебезнең куркынычсызлыгыбыз белән илебезне саклаучы батырларыбызга бурычлы.
Бүген дә дөньядагы хәл тыныч түгел. Мисалга күп төрле сугышларны китерергә мөмкин. Соңгыларының берсе — Украина белән Рәсәй арасында. Шушы куркыныч чорда без тынычта яшибез, әйтерсең, сугыш гел юк. Боларга барысы да: безнең бабайларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз, улларыбыз белән ирешелә. Шуңа күрә без һәр батырның данын мәңге истә тотарга тиешле. Үземнең якыннар арасыннан сугышка бер туган апамның кияве генә китте. Ул хәзерге көндә илебезне саклый һәм сугыш бетү белән өенә кайтыр. Әмма сугыштан барлык кеше дә исән кайтмый шул. Актаныш районының төрле авылыннан киткән ир-егетләрнең күбесе инде вафат булып кайтты. Әлбәттә, ул ирләр арасында минем туганнарым юк, ләкин алар да — кемнеңдер әтиләре, уллары…

Кашапов Таһир


Батырлар даны — мәңгелек!
Чын батырлык үрнәге Сугыш — бик начар һәм әрсез нәрсә. Илләр тыныч, күкләр аяз булып торсын иде. Әле бер-ике ел элек кенә бабаларыбызның 1941-1945 елларда кылган батырлыклары белән горурланып, сокланып һәм мондый хәлләр безнең чорда, безнең гасырда кабатланырга мөмкин түгел дип уйлаган идем. Ләкин хәзерге көннәрдә ялгышканлыгымны аңладым.
Сугыш безнең ил эчендә бармаса да, аның булуы безнең өчен кызганыч. Илебез бик бай һәм зур. Шуңа күрә дошманнарыбыз да аз түгел. Безгә әрсез ерткыч кебек ташланырга әзер булган ил белән безнең илебез сугышырга мәҗбүр булды. Бик күп Рәсәй халкы чит ил далаларында илебез өчен үз гомерләрен кызганмый сугышып, атышып йөриләр. Шуларның берсе — әтинең ике туган апае — минем Руслан абыем. Ул сугыш башлану белән контракт төзеп, сугышның иң канкойгыч ноктасына эләкте. Бер срогын исән-имин уздырып әйләнеп кайтты һәм бераз ял итеп, икенче срокка кул куеп кире китте. Китүенә бер ай да булмады, куркыныч хәбәр килде. Руслан абый үз отряды белән бер урыннан икенче урынга күчкәндә беренче баручы машинага дошманнар дроны эләккән. Аның машинасын шартлау дулкыны белән алып аткан. Аның эченә тимер кисәге кереп кадалган һәм ул машинадан чыгып, читкәрәк мөкәйләп барып утырган.
Әзрәк тавыш-тын беткәч, иптәш малайлары эзләп табып, аны һәм тагын яраланган, ләкин исән калган алты кешене Воронеж шәһәренә госпитальгә җибәргәннәр. Бу хәл 2023 елның июнь азакларында була, ә хәзерге көндә Руслан абый өч операция кичереп, кире сугыш кырларына юл тотты. Менә чын батырлык нинди була ул, үлемнән 2-3 метр ераклыкта калып, күп авыртулар кичереп, сугышның нәрсә икәнен белә торып, кире шунда бару. Безнең гаиләгә аның батырлыгы бөтен илгә танылуы кирәк түгел. Иң мөһиме, исән-имин җиңеп әйләнеп кайтуы.

Ли Камил.


Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев