Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батыр бабам эзләреннән...

Мин - Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбеннән Ильмир Гатауллин. Сезгә үземнең бабам турында сөйләргә телим. 

Мин сезгә үземнең карт бабам - Рәхимов Сөләйман турында сөйләргә телим. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә, сугышта катнашкан якыннарыбыз турында хәтирәләр тагын яңара икән. Дәү әтием турындагы материалны тарих кабинетыннан таптым да, дәү әнием сөйләгән истәлекләрне дә яңартып сезгә җиткерәсем килде.

Бабам - Сөләйман Рәхим улы Рәхимов Лаеш районының Кече Елга авылында 1923 елда туган. 1942 елның маенда Кызыл Армиягә чакырыла һәм Лаеш район хәрби комиссариаты тарафыннан Калинин өлкәсенә яңа тупланучы хәрби частька җибәрелә. Ул вакытта бабама 17 яшь була.

1942 елның июнендә ул 25 нче гвардия укчы дивизиясенең 81 нче гвардия полкына килә. Бу танк сынау батареясы була. Батарея килгән кешеләрдән оеша. Анда кызылармиячеләрнең укуы да бара. Бабам өченче взводка орудия расчеты вазифасына билгеләнә. Уку никадәр авыр булса, сугышта шулкадәр җиңелрәк булачагын бик яхшы аңлый ул.

Балачактан ук намуслылыкка һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәнгән бабайга фронттагы авырлыклар җиңел бирелә. Танкларга каршы корал 625 килограмм тора. Шул корал белән дошман танкларын, бронетранспортерларны, аеруча утлы пулемет нокталарын юк итү - бабамның төп бурычы була.

1942 елның июль ахырында уку тәмамлана һәм дивизия Воронеж фронтын чыга. Донда үзенең сугыш хәрәкәтләрен башлый. 1942 елның августында дивизия частьләре Донның уң як ярында плацдармны яулап алалар. Дошман плацдармны югалту белән килешергә теләми. Плацдармда кан коюлы сугышлар бара, гвардияләрнең сафы кими, әмма безнекеләр чигенми.

Каты сугышлардан соң ике як та актив оборонага күчеш ясый. Плацдармда безнең сугышчылар үзләренең нык торучанлыкларын һәм батырлыкларын күрсәтәләр. Беренче сугышта бабам батареясы тарафыннан гына да биш танк һәм сугыш кирәкләре төялгән берничә йөк юк ителә һәм дошманның бер ротага якын солдаты һәм офицеры атып үтерелә. Актив оборона чорында гитлерчылар һәм аның сугыш техникасы, кораллары юк ителә.

1943 елның 13нче гыйнваренда безнекеләр һөҗүмгә күчә. Башта Воронеж, ә аннары Курск өлкәсе авылларын һәм торак пунктларын азат итәләр.

Сөләйман бабам 1943 елның 27нче гыйнваренда Березовка авылы өчен барган сугышта үзен аеруча таныта. Ул ике пулемет оясын һәм дошманның 20дән артык солдат, офицерын юк итә. Шушы сугыш өчен дәү әтием, полк приказы белән, 1943 елның 16нче февралендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Аннары сугыш Белгород һәм Харьков янына күчкән. Полк приказы белән бабам Сөйләман орудие төзәүчесе итеп билгеләнелә.

Сөләйман Рәхимовны бүләкләү кәгазендә «Рәхимов полкның һөҗүм итү сугышлары чоры дәвамында үзен кыю, тапкыр һәм батыр артиллерияче-төзәтүче, дошманга каршы сугышта курку белмәс сугышчы итеп танытты» дип язылган була.

Одесса өлкәсенең Балта шәһәре өчен сугышларында, һөҗүм итүче подразделениесендә хәрәкәт итеп, орудиясенең төз уты белән укчы подоразделениенең уңышлы баруын һәм дошманның контр һөҗүмен кире кайтаруны тәэмин итә. Дошман пехотасы взводын юк итә һәм йөк төягән бер повозканы җимерә.

Маркауц шәһәре өчен барган сугышларда бабам дошман һөҗүменә куркусыз каршы торып, өч гитлерчыны юк итә. Шушы сугыш өчен Сөләйман Рәхимов 1944 елның 5нче май приказы буенча “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Батыр дивизия Румыниядәге сугышлардан соң Венгриядә сугыша. Алар Будапешт шәһәренә таба хәрәкәт итәләр. Бүләкләү кәгазьләрендә әйтелгәнчә, солдат Рәхимов биредә дә батырлык күрсәтә. Будапешт шәһәре өчен барган сугышларда ул үз орудиясенең төз уты белән дошман пехотасы взводын юк итә. Алар сугыш барышында дүрт немецны әсирлеккә алалар.

Будапешт шәһәре өчен барган сугышларда бабам батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен, 1945 елның 1нче мартында дивизия приказы белән 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң бабай колхозда эшли, ә аның рәсеме намуслы эшче буларак, Мактау тактасында тора.

Сугыш бездән ераклашкан саен, хатирәләр яңара гына икән. Бөек Ватан сугышы вакытында бергә булган полкташы В.Мамакин истәлекләре миңа бабамның батырлыгын тагын бер кат танырга ярдәм итте.

Сугыштан соң ул туган колхозына күп хезмәт куя. Бригадир булып эшли, берсеннән берсе акыллы, уңган кызлар-малайлар үстерә. Алар туган авылымның төрле өлкәләрендә тырышып хезмәт куялар. Без дәү әтиебезнең исеменә беркайчан да тап төшермәбез.


Лаеш районы Кече Елга урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илмир Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев