Көмеш кыңгырау

Балачакка кире кайтсаң иде!

Сабый чакның тапсаң иде ачылмыйча калган үз серләрен...

Укытучым

Өмет белән янган күзләреңдә

Күпме сорау, күпме гомер агышы.

Тик син генә үзгәрмисең, гел мөлаем,

Җанга якын булган кешем – укытучы.

 

Сабыр булып, күңелеңә төреп,

Саклагансың борчуын да, шатлыгын да.

Кулларымнан тотып, иңнәремнән кочып,

Бергә үттек гомер агышын да.

 

Тормыш диңгезендә маяк булып,

Янып калыр синең изгелегең.

Истә калыр хәтер түрләрендә,

Һәр чаткысы тормыш мизгеленең.

 

Балачакка кире кайтсаң иде!

Кыңгыраулы мәктәп юлларында,

Үткән безнең шаулы балачак.

Борчулары, шатлыклары белән

Мәңге шулай истә калачак.

 

Мәктәп сукмаклары буйлап атлыйм,

Күңелемнән мин һаман да сабый.

Ак тасмалы, зәңгәр күзле кызчык

Рәхим ит дип күзләремә карый.

 

Гомер юлларыннан атлап барам,

Искә төшә һәрбер мизгелләре.

Сабый чакның тапсаң иде кабат

Ачылмыйча калган үз серләрен.

 

Сукмаклар бер, кире кайтыр өчен

Балачакның киртәләре ябык.

Күңелләргә хәтирәләр салып,

Үтеп киткән әллә кая вакыт.

 

Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: