Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бала бәхете

Чаллыдагы 42 нче мәктәп укучысы Ильвина Валеева шигырьләре.

Бала бәхете
Минем әтием Илнур -
Өебезнең хуҗасы.
Эшкә уңган, бик тә тырыш,
Гаиләбезнең тоткасы.
Йокыдан иртүк торып,
Әтием эшкә китә.
Тәмле ризыклар әзерләп,
Әнием безне көтә.
Кич белән өйдә рәхәт,
Күңелгә җылы тула.
Әти-әни торган җирдә
Бала бәхетле була.

Елмаеп кына тора
Әнием Айгөл исемле,
Бер бите – ай, берсе – гөл.
Кояш кебек нурлы йөзе
Балкый, елмая ул гел.

Татар халык ашларын
Пешереп кенә тора.
Без кайтуга, өстәл өсте
Ризыклар белән тула.

Өчпочмаклар, шәңгәләр,
Исе таралган өйгә.
Түгәрәк өстәл артына
Җыелдык чәй эчәргә.

Рәхмәт, әни, тәмле булган
Пешергән ризыкларың!
Бераз сыйпап алыйм әле, 
Ял итсеннәр кулларың! 

Укытучы әбием
Әбием – укытучы,
Хәзер лаеклы ялда.
Математика фәнен
Укыткан ул мәктәптә.

Авылга кунакка кайткач,
Әби мине өйрәтә.
Тигезләмә, мисаллар,
Мәсьәләләр эшләтә.

Мин белмәгән җирләрен
Аңлата тыныч кына.
Никадәр сабыр әбием,
Акыллы, тырыш, тыйнак.

Калькулятор тиз чутлый да,
Башны эшләтү кирәк.
Әби, математика серенә 
Өйрәткән өчен рәхмәт!

Укытучы булам
Әбием дә укытучы,
Әнием дә мөгаллим.
Мәктәпне бетергәч мин дә
Укытучы буламын.

Әбием бик укымышлы,
Төгәл фәннәр сайлаган.
Физика, математикадан
Балаларны укыткан.

Әнием бик йомшак телле,
Һәрчак матур эндәшә.
Балаларны туган телдә
Сөйләшергә өйрәтә.

Ә мин җырларга яратам,
Фортепьянода уйныйм.
Үсеп җиткәч, музыка
Укытырмын дип уйлыйм.

Бүләк
Әбием авылда яши,
Мин аны бик яратам.
Бәйрәмнәрдә, каникулда 
Аның янына кайтам.
Әби-әниләр бәйрәме –
8 нче март җитә.
Әбиемә бүләк итеп
Мин энҗе калфак чигәм.
Чәчәкләре — ак сәйләннән,
Калфагы кызыл төстә.
Әбинең көләч йөзенә
Бүләгем бик килешә.

Бүләк алу рәхәт
8 нче март
Елга тик бер килә!
Әниләр һәм кызлар
Бәйрәмне бик көтә.

Һәр кеше бәйрәмгә
Бүләкләр әзерли.
Бүләкне бирү дә, 
Алу да рәхәт бит!

Китап кирәк!
Яңа елга балалар 
Хат язалар тырышып.
Кемгә нинди бүләк кирәк,
Берсен-берсе узышып .
Кызларга курчак кирәк,
Малайларга — машина.
Телефон, айфон да өсти
Шул машина янына.
Зилә тимераяк сорый,
Исламга чаңгы кирәк.
Нигәдер, Кыш бабайдан
Китап сораучы сирәк!

Рәхим ит, кыш!
Бүген кышның тәүге көне,
Урамда салкын һава.
Бөтерелеп уйный-уйный
Ак мамыктай кар ява.

Ялтырый ут яктысында,
Җемелди йолдыз кебек.
Кулга алсаң, кар бөртеге
Шунда ук бетә эреп.

Кыш әле яңа башлана,
Ул өч ай кунак булыр.
Кар-бураннары белән
Бар дөньяны тутырыр.

Шаянкай
Әби-бабайга кунакка
Без авылга кайтканда,
Юлыбызга куян чыкты,
Әй чаба соң, әй чаба.
Туннарын да алыштырган,
Ап-ак булган ул хәзер.
Аяклары шундый җитез,
Озак чабарга әзер.
Сикерде дә юл читенә
Качты озын колаккай.
Шаянкайның артларыннан
Уйнап калды буранкай!

Яз исе
Кыш уртасы булса да,
Тышта яз исе килә.
Кояш җылы нуры белән
Кар өсләрен эретә.

Җепшек кардан сын ясыйбыз,
Юешләнеп бетсәк тә.
Малайлар безнең сыннарны
Ватып- ишеп китсә дә.

Язга озак калмый инде,
Рәхәтләнеп уйныйбыз!
Кышкы саф чиста һаваны
Тирән сулап туймыйбыз.

Яз җыры
Ямьле язның килүен
Сыерчык хәбәр итә.
Җылы яклардан кошлар
Җылылык алып килә.
Моңлы җырлары белән
Табигатьне уята.
Алсу таңнар кошларның
Сайравы белән ата!
Урамда язлар тавышы,
Керәсе килми тыштан.
Озын айлар үтеп китте,
Аерылдык инде кыштан.

Яз
Язгы кояш елмайгач,
Кәефләр күтәрелә.
Караңгы төшкәнгә кадәр
Саф һавада йөрелә.

Гөрләвекләр ага тышта,
Тамчылар да тама.
Язгы яңгырлар яугач,
Бөтен дөнья сафлана.

Язның өч ае
Язның өч ае була,
Өчесе дә өч төрле.
Март, апрель, май айлары
Рәхәт, күңелле, серле.

Яз бәйрәмнән башлана,
8нче март белән.
Бу бәйрәмне көтәләр
Кызлар, әниләр, беләм.

Мартта каргалар кайта,
Сыерчыклар да килә.
Карлар эри, гөрләвекләр
Җырлый үз көен җирдә.

Апрельдә дөнья ямьләнә,
Яшел үләннәр чыга.
Сандугачлар, тургайлар
Моңлы җырларын суза.

Май аенда бик күңелле,
Агачлар яфрак яра.
Чәчәккә чума табигать,
Атлыйбыз җәйгә таба.

Галәмгә очсаң иде!
Галәмгә очсаң иде ул,
Җир шарын күрер идең!
Космик корабльдә коштай
Гел очып йөрер идең!

Чәчләр үрә торыр иде,
Үрәсе булмас иде.
Ашарларга әзерләп тә
Торасы булмас иде.

Кызыгыр иделәр күреп 
Сине барлык классташлар.
– Вәт булдыра! – дияр иде
Җирдә барча яшьтәшләр.

Хыялланып йөрү рәхәт,
Булмый галәмгә менеп.
Телевизор каршына
Утырдым әле килеп!

Без генә белмәгәнбез
Безнең Адель бигрәк уңган,
Бабасы белән бергә
Сырчык оясы ясап
Алып килгән мәктәпкә.

Укучылар шаккатты,
Малайлар тел шартлатты.
Тыныч кына йөргән Адель
Мактау-хөрмәткә батты.

Без генә белми йөргәнбез, 
Куллары алтын икән!
Ул ясаган ояны
Сыерчыклар үз иткән.

Үзем турында
Фамилиям — Вәлеева,
Мин Ильвина буламын.
Әти-әнием белән
Яр Чаллыда торамын.

3 нче сыйныфта укыйм
Кырык икенче мәктәптә.
«Дүртле-бишле»гә укуы
Күңелле дә, рәхәт тә.

Әтием, бабамнар кебек,
Мин җырларга яратам.
Сәхнәләрдән татар җырын,
Халкым моңын яңгыратам.

Җиде буын әби-бабам
Шәҗәрәсен төзедек.
Киләчәккә барыр өчен,
Тарихың бел иң элек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев