Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бабам минем өчен чын герой

«Өлкәннәрнең кадерен белеп яшик. Алар безнең иң якын кешеләребез», дип яза Арчадан Азалия Сабитова.

Чыннан да, әби-бабасы булган  кеше – иң бәхетлесе. Өлкәннәребезнең  безгә эшләгән яхшылыклары әйтеп бетергесез күп. Бабам минем өчен чын герой. Тормыш авырлыкларны очраса да, бирешми, һәрчак түзем булып кала. 
Гаиләбездәге иң тәҗрибәле кеше буларак безгә үзенең төпле киңәшләрен бирә. Бабам гөмбә тозларга бик оста, бу эштә аңа үзем дә булышам. Көзен безне урман чикләвекләр белән сыйлый.

Аның: «Без табигать балалары, табигатьне яратырга тиеш, ул биргән һәр мөмкинлектән файдаланып калырга, җир–Анабызны чиста тотарга тиеш», -  дигән фикере миңа да күчкән. Өлкәннәрнең кадерен белеп яшик. Алар безнең иң якын кешеләребез.

Азалия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев