Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Айсылу һәм кар бөртеге

Малайлар-кызлар! Сез тылсымга ышанасызмы?

Бәлки әле үзегезнең дә могҗизалы хәлләргә юлыкканыгыз булгандыр? Нәкъ менә әкиятебез герое Айсылу кебек.

Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә Айсылу исемле кыз яшәгән. Кыш айларын яратмаган Айсылу. «Туйдым суык көннәрдән! Кыш бер дә килмәсен, кар да яумасын иде! Һәрвакыт җәй генә булсын иде!» – дигән.

Шулай бервакыт мәктәптән кайтып килгәндә, Айсылуның дәү әнисе бәйләгән җылы, йомшак бияләенә кар бөртеге кунган. Бик матур булган кар бөртеге. Чит-читләре челтәр-челтәр бизәлгән, салкында ул бизәкләр тагын да матуррак булып күренгән, кояш яктысында җемелдәгән. Кар бөртеге зур зәңгәр күзләрен ачкан да үзен ак болытта түгел, ә Айсылуның кулында күреп, бик курыккан. «Кайда эләктем мин? Минем тизрәк өйгә, абыйларым, апаларым янына кайтасым килә. Зинһар, ярдәм ит миңа, Айсылу», – дип елап җибәргән.

– Ә син минем исемемне кайдан беләсең? – дип сораган кызчык.

– Җәй көне әтиең белән күл буена килгәч, аягыңны суга тыгу белән кире тартып алганыңны хәтерлисеңме? Су салкынга түгел, ул вакытта аяк табаныңны мин кытыклаган идем, – дип җавап биргән кар бөртеге. – Көз көне мәктәпкә барганда зонтигыңа болыттан мин төштем, аннан аяк астыңдагы күлдәвеккә тәгәрәдем. Инде менә син мине кар бөртеге рәвешеңдә күрәсең...

– Белдем, белдем, син – су тамчысы бит! – дип кычкырып җибәргән Айсылу һәм шатлыгыннан кулларын чәбәкләгән. – Тик син ничек шулай үзгәрә аласың? Мине дә өйрәт әле.

Шулай дип әйтүе булган, кар бөртегенә әйләнгәнен сизми дә калган. Кинәт көчле җил чыгып, кар бөртекләрен үзе белән бөтереп алып киткән. Җил бабай кочагында биеп арыгач, кар бөртекләре өй түбәсенә төшеп ял иткәннәр. Көндез кояш нурлары астында эреп парга әйләнгәннәр һәм өскә күтәрелгәннәр. Югарыда барысы бергә җыелып, зур ап-ак болыт хасил иткәннәр. Шунда дус-тату яши башлаганнар. Бик күңелле, рәхәт булган. Кызыклы уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Әйе-әйе, бию иң яраткан шөгыльләре булган аларның. Яңгыр тамчыларының, җиргә төшкәч, сикереп-сикереп киткәнен сезнең дә күргәнегез бардыр. Калай түбәгә кагып, матур музыка чыгарырга да яраткан алар.

Менә шулай күңел ачып, су тамчылары үзләре яшәгән болыт-өйнең ишеген ябарга онытканнар. Эчкә үткән салкын һавадан тамчылар бик туңганнар һәм кар бөртекләренә әверелгәннәр. Ә болыт эчендә алар шулкадәр күп булганнар, бу авырлыкка өйнең идәне түзә алмаган хәтта – сынып төшкән. Кар бөртекләре җир өстенә коелганнар. Алар арасында безнең Айсылуыбыз да барын онытмагансыздыр бит? Ак болыттан җиргә төшкән чакта Айсылу кышкы табигатьнең гүзәллеген күреп таң калган. «Аһ, нинди матур икән безнең җир өсте, – дип уйлап куйган.

Айсылу үзе яшәгән авыл читендәге урман буена төшкән. Төшкән дә... янә кызга әйләнгән. Ул да түгел, якында гына сәер тавыш ишеткән Айсылу. Әйтерсең лә, кемдер елый. Игътибар белән караса, карт имән төбендә аю баласы елап утыра икән. «Ник елыйсың, аю дускай?» – дип сораган аңардан кыз. «Ууууу, – дип сузган аю малае. – Былтыр бу вакытта мин күптән тәмләп йоклый идем. Быел йокыга китә алмый интегеп йөрим. Йокламасам, кар астыннан ризык таба алмам, ачтан үләрмен инде мин». «Ә ни өчен йоклый алмыйсың?» – дип сораган Айсылу. «Кар яуса, өн ясап йоклар идем дә, кыш әллә кая китеп югалды шул. Яуган кар да су булып акты», – дип елаган аю малае.

Читтә генә боегеп утырган зәңгәр мәтрүшкәгә дә күзе төшкән Айсылуның. «Ә сиңа ни булды?» – дип сораган кызчык. «Кар булмагач, мин дә  туңдым», – дип моңсу гына җавап биргән мәтрүшкә кызы. Айсылу шунда дәү әнисе белән җәй көне болыннан зәңгәр мәтрүшкәләр җыйганын, аннан бергәләшеп бал белән чәй эчкәнен исенә төшергән. «Кар хайваннарны да, үсемлекләрне дә салкыннан, ачлыктан саклый икән бит. Ә мин кар кирәкми дип уйлый идем. Минем аркада хәзер бөтен җәнлек-җанвар туңып бетәрме икән инде?! Моннан соң беркайчан да кыш кирәкми димәс идем», – дип уйлаган Айсылу. Аңа бик оят булып куйган. Шул вакыт аның дуслары белән чаңгыда, чанада, тимераякта шуган чаклары күз алдына килеп баскан, бер-берсенә кар атышып уйнаган вакытлары... Шушы уйларыннан Айсылу елап җибәргән.

Кызчык белән булган хәлләрне Кыш бабай тылсымлы көзгесеннән күреп торган. Иң башта җир йөзенә кышны кире кайтарган бабакай. Аю, тиен, бурсык, керпеләр җылы өннәрендә татлы йокыга талганнар. Агачлар ак чикмәнәрен кигәннәр, үләннәр дә ап-ак йомшак юрганга төренгәннәр. 

Кыш бабайның Айсылуга бүләк биргәнен хәтерлисездер бит? Бүләкнең дә иң зурын биргән ул аңа. Дуслык дип аталганын.  

Ә Айсылуның кар бөртеге белән дуслыгы гомерлеккә әйләнгән. Телевизордагы алып баручы абый-апаларның, иртәгә кар яисә яңгыр явачак, дигән сүзләрен ишетү белән, чиксез шатланган ул. Чөнки кунакка Дусты киләчәк бит! Туйганчы сөйләшеп, серләшкәннән соң, су тамчысы парга әйләнеп, кабат үзенең гаиләсенә – ак болытка кайтып китә икән. 

 

Ә сезнең якын дусларыгыз бармы? Дусны сайлаганда ялгыша күрмәгез, яме. Иптәшләрегез үзегездән яхшырак булсын!

Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Кама шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев