Авыл баласы
Истә, җиләккә йөрүләр, су буйларында бергә бәбкә саклаулар да, әтисе белән әнисе эштә вакытта бергәләп чебешләрне карау, урамнар әйләнү, кич утырулар да истә.
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә... Бу атна да бик кызу үтеп китте бугай. Алчәчәк өчен бигрәк тә. Ул инде имтиханнарын теге атнада ук биреп бетереп, көннәрне кат-кат санап, авылга кайтырга ашкынды. Әнисен, әтисен, бабасын, абыйсын, туган җирен беркайчан да онытачак түгел ул. Алар Алчәчәкнең исеннән бер минутка да чыкмадылар. Нишләтәсең, авыл баласы шул ул, авыл төсе сеңгән аңарга. Монда ул дуслары белән балалар бакчасына йөргән, классташлары белән авыл мәктәбен тәмамлаган. Якын кешеләре, авылдашлары, дуслары белән гомеренең иң матур мизгелләрен бергә уздырган. Аеруча абыйсын бик якын итә иде ул. Гадәттә апалар белән сеңелләр, абыйлар белән энеләр күбрәк аралашалар, бер-берсен якын итәләр, аңлыйлар, апалы-энеле, абыйлы-сеңеллеләр арасында ниндидер киртә ята, диләр. Уйлап карасаң, бәлки бу сүзләр дөрес тә түгелдер? Хәер, яраткан абыйсы, көчле терәге, ышанычлы сакчысы булган сеңелгә бу мөһим дә түгел.
Кояш баткан иде инде. Алчәчәк туган авылына да кайтып төште. Ни генә дисәң дә туган җир – туган җир инде ул. Җырларда җырланган күк:
Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга.
Ачы булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга...
...Икенче көнгә кыз иртән торып өйне җыештыру ягын карады. Башта бүлмә идәннәрен сөртеп чыкты. Соңыннан оялдына чыгып, шкафтагы кием-салымнарны тәртипкә китерде. Ишек янына юнәлгәндә генә аның күзенә кызыл бизәкле искерәк янчык чалынды. Күзләреннән мөлдерәмә яшь агып төште. Бу вакытта еламыйча, үз-үзеңне туктатып калу бик, бик авыр иде. Гади янчык түгел шул бу, юк, гади түгел. Алчәчәкне акчалы янчык табу бәхетеннән, шатлыгыннан елый диеп уйлый күрмәгез тагын. Бу – әбисенең төсе итеп саклаган бизәкле янчык. Никадәр авыр булса да, әбисе турындагы хатирәләрне оныта алмады ул. Ничек онытсын, ди? Ул вафат булгач та, хәсрәт тулы күзләре белән мәрхүмә әбисенә үпкәләп, юксынып караулары да истә. Табибә һөнәрен сайлауда да бер этәргеч булып торды ул. Аның да кешеләргә бераз булышасы, гомерләрен саклап каласы килде. Әбисе аның белән горурланыр иде. Онык белән әби-бабай арасындагы ярату бөтенләй дә үзгә. Дөрес әйтәләр, безнең балачагыбыз да безне сабый бала итеп күргән кешеләр вафат булгач кына узып китә. Абыйсы белән аны беренче тапкыр баян классына алып килүче дә ул – әбисе иде бит. Истә, җиләккә йөрүләр, су буйларында бергә бәбкә саклаулар да, әтисе белән әнисе эштә вакытта бергәләп чебешләрне карау, урамнар әйләнү, кич утырулар да истә.
Авыр, нык авыр. Югалтулар никадәр генә авырдан бирелсә дә, без бер-беребезнең мәңгелеккә килмәгәнен истә тотарга, Аллаһка якынаю юллары эзләргә тиештер. Алчәчәк кебек.
Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев