Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Австралиягә сәяхәт

Ләлә белән Маратның Австралиягә сәяхәте турында хикәя.

Марат белән Ләлә – балачактан дуслар. Алар мәктәптә дә бергә, өйгә кайткач та. Марат гел якын дустына өй эшләрен эшләргә килә. Быел алар 5нче сыйныфка күчтеләр һәм аларга яңа фән – география керә башлады. Беренче дәрес. Укытучы абый балаларга карап:. 

- Миңа абый дип мөрәҗәгать итәрсез. 

- Абый, сезнең исемегез ничек соң? – дип сорады балалар 

- Минем исемем Рөстәм, тик абый дип атасагыз да, мин каршы түгел. 

- Ә минем исемем Ләлә.

- Минем исемем Марат.

Балалар шулай укытучылары белән танышып чыктылар. География укытучысы бик ягымлы. Ул балаларга беренче дәрестә җир шарының Евразия материгы турында сөйләде. Икенче дәрескә балаларның  үзләренә берәр нинди материк турында материаллар табып килергә кушты.

 - Мин сезне командаларга бүләрмен. Ләлә белән Марат, сезнең дуслар икәнегезне чамаладым, шуңа икегезне  бергә куям.

Укытучы абыйлары сыйныфтагы 8 укучыны икешәрләп бүлеп чыкты.

Икенче дәрес рус әдәбияты иде. Укытучы апа балаларга рус әдәбиятыннан үтеләсе темаларга күзәтү ясап чыкты да өй эше биреп  куйды: бер әкият укып килергә кушты. Ләлә белән Марат көне буе Рөстәм абыйлары әйткән сүзләрне оныта алмадылар, нинди материк сайларга икән дип уйланып утырдылар. Тик  укытучы апа  моны күреп бик ачуланды. 

- Ләлә,Марат, без дәрестә утырабыз!

Балалар тиз генә апа әйткән сүзне ишетеп, дәрес тыңлап утырмауларын аңладылар.

- Мин сезнең икегезне бер парта артында утыртмаячакмын. Сез бик сөйләшергә яратасыз икән.

Менә икенче дәрес тә тәмам.  Яңа дәрес математика.  Балалар кушу һәм алу гамәлләрен искә төшерделәр.  Алар бишле генә алдылар. Тагын ике дәрес бик тиз генә узып китте.

Өйгә кайтканда,  Марат белән Ләлә географиядән бирелгән өй эше турында сөйләштеләр.

- Әйдә, Африка турында язабыз

- Юк, Африка турында Самат белән Зөһрә яза. 

- Антарктида турында язабызмы?

- Юк, анда язар әйбер юк. Кар яуды, кыш килде, пингвин бар, аю бар дип язып кына булмый бит инде. 

-  Азия турында язабыз.

-  Минемчә, беркем дә Австралия турында язмый.

 - Ул бит иң кечкенә материк.

 - Ә безгә кечкенә булса да ярый, анда бит бик кызык мәгълүмат бар. Бик күп вулканнар, су, океан, төрле җан ияләре.

Менә язарга тема да табылды. Алар Ләләнең өенә барып, мәгълүмат эзләү эшләрен башладылар. Алар бик озак эзләп баш катырдылар. Менә Марат Ләләгә карап: 

- Синең Австралиягә велосипед белән барасың киләме?

- Юк, ә синең киләме? 

- Әйдә, чынлап та велосипед белән барып карыйбыз. 

- Ничек инде велосипед белән? Син акылыңдамы?

- Әйе. 

- Ә су аркылы ничек чыгабыз ?

- Ничек, ничек – йөзеп.

- Алай ярамый, әниләр эзли башласа, ни булыр? 

- Берни дә булмас. Без өйдә түгел дигән язу калдырырбыз.

- Ярый, алайса, киттек.

- Әйдә ашарга, эчәргә алабыз, киемнәрне дә онытмыйк. Мин, мәсәлән, бер сумка конфет алам, ә син туңдырма алырсың. 

- Ул бит эреп бетә, анда бит эссе. 

- Алайса, велосипедны син ал, ә мин тәмле конфет алырмын. 

- Ә ничек мин велосипедны Австралиягә кадәр алып барырмын соң? 

- Син бит аны күтәреп бармыйсың, ә без икәү утырып барабыз.

- Әйдә, алайса, киттек инде. 

- Әйдә, тизрәк бул, минем әле җыенасым бар. 

Балалар озын юлга чыгып китә. Аларның каршысына Самат очрый.  

- Ләлә, Марат кая барасыз?

- Әйтмибез, сер. 

- Әйе, бу сер. 

- Кая барасыз? Әйтегез инде, минем беләсем килә. 

- Без ерак юлга җыендык.

- Кая?

- Австралиягә

- Австралия бик еракта бит ул, анда ни калган?

- Ник ник, син бик күп сорау бирәсең.

- Мин дә сезнең белән барыйм әле.

- Юк, бармыйсың, - диде Марат.

- Ник алай?

- Самат та барсын инде, - диде Ләлә. 

- Ә нәрсәгә сезгә велосипед? - дип сорады Самат.

- Ә син ничек Австралиягә бармакчы буласың соң?

- Белмим. 

- Бар тизрәк бул, юкса синсез китәбез. 

Самат тиз генә өенә йөгерде.Озак та үтмәде, ул биштәрен асып, велосипедына атланып, Марат белән Ләлә янына килде.

Балалар барасы юл шәһәр уртасыннан үтә. Ә анда Ләләнең әнисе кием тегүче булып эшли . 

- Нишлибез инде хәзер? Мине әни күрсә, бер җиргә дә җибәрми. 

- Димәк, синсез барабыз инде.

Балалар Ләйсән апа кибетен урап, әйләнгечрәк юлдан киттеләр. Кинәт алар каршына сыйныф старостасы Зөһрә килеп чыкты.  

- Сез кая барасыз?

- Еракка.

- Нәрсәгә?

- Кирәк булганга 

- Мин дә сезнең белән барыйм әле.

- Юк, бармыйсың.

- Ник алай?

- Син дә ник, ник дип торма әле.

- Әйтегез инде, кая барасыз? 

- Әйтмибез. 

- Алайса, мин сезне Ләйсән апага кереп әйтәм.

- Ярар, алайса, өеңә кереп, 10 көнгә җитәрлек ашамлык, кием-салым ал да, тиз генә әйләнеп чык.

- Моның кадәр ризык, кием-салым белән кая барабыз инде?

- Австралиягә.

- Кая?

- Австралиягә.

Зөһрәнең авызы ачык килеш берничә секунд торды, гаҗәпләнүеннән нишләргә дә белмәде. Ул әзерләнергә дип киткән җиреннән иң беренче Ләләнең әнисе Ләйсән апа янына йөгерде, аннан башкаларның әниләренә хәбәр салды. Шулай итеп, Австралиягә сәяхәт шәһәрнең шушы урынында тәмамланды.

Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев