Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әти мәхәббәте

Алисә кебек 12 яшьлек кыз-малайларга тәмле кәнфит, уенчык кирәктер инде, ә менә Алисәнең бөтенләй башка зур хыялы бар иде: чын әти мәхәббәте.

Кояшлы, җылы апрель аеның азагы иде. Алисә мәктәптән өйгә кайтырга чыкты. Карлар эрегән, җирләр кибә башлаган вакыт. Күктә кояш балкый. Ул кызны назлы нурлары белән иркәли. Әйтерсең, әти-әнинең җылы кочагы. Алисә белә иде: бу язгы кояшка алданырга ярамый. Шуңа күрә әле җылы киенеп йөри. Менә инде өй түбәсе дә күренә башлады. Озыкламый кайтып җитә. Ә өйдә әни, тәмле аш, кыстыбыйлар да бардыр әле... Кинәт, кызны хыялларыннан нәрсәдер өзде. Әти! Алисәнең йөзе үзгәрде, язның матурлыгы да күренми башлады. 
– Ходаем, әти озакка эше буенча чыгып киткән булса ярый иде... – дип  күккә карап кулларын кушып үтенде. 
Алисә әтисенең өйдә булуын яратмый. Ул өйдә икән, димәк, тавыш, кимсетү, я бөтенләй кул күтәрү... Алисә әтисенең шундый холкыннан курыкса да, ияләнгән иде инде... Өйгә кайтып кергәч, әтисенең юклыгын аңлады. Шунда ул җиңел сулап куйды. Өйдә тып-тын. Идәндә, бүлмә почмагында, елап утырган әнисен күрде:
– Әнием, синең бу күз яшьләрең тагын әти аркасындамы? – диде кыз әнисен кочаклап. 
– Юк, кызым, болай гына. Бик арыдым... – дип алдады Зифа.
Ләкин Алисә белә иде: әнисе аны алдый. Кызы алдында әтисен начар итеп күрсәтәсе килми, ләкин моны инде никадәр теләсәң дә, яшереп булмый. Кызның башында төрле уйлар йөрде: әни белән еракка-еракка качарга, күченеп китәргә, үләргә... Әстәгыфирулла! Нинди уйлар бу? Ходаем, сабырлык бир, зинһар, мин әнигә 
терәк булырга тиеш, әни никадәр авыр булса да, әтидән китмиячәк, дип нокта куйды Алисә.
Алисә кебек 12 яшьлек кыз-малайларга тәмле кәнфит, уенчык кирәктер инде, ә менә Алисәнең бөтенләй башка зур хыялы бар иде: чын әти мәхәббәте. Башка балалар урамда әтиләре белән уйный, көлешә, ә әтиләре аларны күтәреп ала да, үбеп тә куя... Алар чын дуслар кебек. Курку, ачулану, тавыш күтәрү юк та. Ә Алисәнең әтисенең кулына да тотынып йөргәне юк. 
Шулай көннәр, айлар, еллар үтте... Алисә үсә килде. Кеше бар әйбергә дә түзә ала диләр. Дөрес икән... 
Алисә мәктәпне тәмамлады. Югары белем алу өчен Казанга укырга китте. Әнисеннән бик авырдан аерылды. Ул әти белән генә калачак дигән уй тынычлык бирми иде. 
Берничә айдан соң әнисеннән хат килде: “Кызым, кайт. Әтиең юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Бернәрсә сорама. Кайткач барысын сөйләрмен”.
Кыз калтыранган куллары белән, уку йортына шалтыратып кисәтте дә беренче электричкага утырып кайтып китте. Башында уйлар бутала иде: әти, ул бүтән юк, кемгә әти дип әндәшергә...
Кызны әнисе каршы алды. 

– Кызым... Дуслары белән бәби тәпиен юганнар. Фоат абыеңның улы туган бит. Кунарга калмаган. Исерек килеш машинага утырган...
Кыз бер сүз дә дәшмәде. Җирләгәндә күпләр елашты: әтинең апалары, сеңелләре, хәтта күршеләр дә... Ә менә Алисәнең күз яше тамарга да уйламады. Әнисенә карады, ул да еламый. 
Ник алай? Әти бездән китте, ул бүтән юк, ә күз яше чыкмый. Киресенчә, күңелдә ниндидер тынычлык, иркен сулап булган кебек тоела иде хәзер... Изге, мәрхәмәтле кешене җирләгәндә табигать тә моны сизә. Андый көн җылы, кояшлы, болытсыз була. Хәтта кыш көне һәм көз көне кар белән яңгыр явудан туктый. Моны Алисә кечкенә чакта капка төбендә сөйләшеп утыручы әбиләрдән ишетеп калган иде. Ә бүген аеруча салкын, юеш, болтылы һәм җилле иде...Алисә әтисе белән бәйле төрле очракларны исенә төшерде. Тик кызның хәтерендә әтисенең усал карашы гына калган иде. Юк, Алисә ачу тотмый. Әтисе аңа тормыш бирде. Бу зур бүләк. Әтисенең бердәнбер бүләге... Ләкин бер әйбер генә борчый иде кызны.

Тормыш дәвам итә. Кыз Казанга китте. Ничек булса да, вакыт бара... Кыз уку йортын тәмамлады, хәзер яраткан эшендә танылган шәхес, кияүдә, ике баласы, яратып, яратылып яши... Әнисе дә авылда үз көенә генә, тынычлап яшәп ята...
Алисә бик еш әтисенең каберенә килеп озак уйланып тора иде. Кечкенә чактагы борчу әле дә бетмәде. Әтисе үлеп китте, аның белән бергә Алисәнең зур хыялы да юкка чыкты. Чын әти мәхәббәте, әти җылысын көткән кызның өмете өзелде. “Кызым, мин сине яратам”, “Алисә, син минем кечкенә җимешем”, дигән сүзләрне ишетәсе килә иде аның. 
Әтисенә сыенып, нык итеп кочаклап “Әти, мин дә сине яратам!”, дип бөтен дөньяга кычкырып белдерәсе килә иде... тик бу инде хәзер хыял да түгел... Алисә хәзер үзе әни булса да, барыбер күңелдә чын әти мәхәббәтен көткән нәни 
кыз иде...

Гөлназ Рәшитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев