Көмеш кыңгырау

Ат өстендә

Ялгыз басып торган Илсурның боек йөзе күземә чагылып киткәч кенә аңыма килгәндәй булдым. Бик күңелсез, йөрәкләрнең әллә кайсы җирен авырттырып ала торган караш иде бу.

Битемне кояш нурлары иркәләүдән уянып киттем. Рәхәт, бик тә рәхәт иде миңа. Берничә мәртәбә киерелеп-сузылганнан соң, аш бүлмәсендә тыз-быз килгән әниемә эндәштем:

– Әнием, ә әнием, сәгать ничә әле ул?

– Ә, тордыңмыни? Төш җитеп килә инде, – дигән сүзләргә дерт итеп сискәнеп киттем. Кичә генә малайлар белән су буена төшәргә, атлар коендырырга дип сөйләшкән идек түгелме соң? Нишләп әле һаман йоклап ятам? Җәй иркеннән файдаланып, озак йокларга да өйрәнеп беттем түгелме соң?

Сикереп тордым да ук кебек тышка атылдым. Күземә бернәрсә дә күренмәс булды. Малайлар күптән шундалардыр инде! Югары оч Вәли үзенең Тулпары белән мактанып та өлгергәндер әле җитмәсә! Кичә генә дә әнә Фатыйма әбинең ятим оныгы Илсур алдында ни кыланып кәперәеп маташа иде?!

Ары сугылдым, бире сугылдым – нәрсәгә барып тотынырга белми тордым. Минем аяк тавышларын ишетеп булса кирәк, «Нишләп ятасың инде һаман?», – дигәндәй, абзардан Алмачуар хәбәр салды. Шул чакта гына исемә килдем. Тиз генә сарай алдындагы кадакка эленгән йөгәнне эләктереп алдым да атым янына абзарга йөгереп кереп киттем...

Бер минут та үтмәгәндер, мин су буенда идем инде. Иптәшләрем дә: «Айнур килә, Айнур килә!» – дип, каршы алдылар. Кыланчык Вәли дә ярага тоз салып: «Ниһаять!» – дип өстәп куйды. Дәү ир-атлар кебек, кулларыбызны нык, каты кысышып исәнләшеп тә алдык. Аннан Алмачуарымның биленә менеп атландым да, дошман өстенә ташланган батыр сугышчы сыман, зур дулкыннар иркенә атылдым.

Күпме бер-беребезне белештермичә елганы аркылы да буйга да иңләгәнбез, белмим, тик яр читендә ялгыз басып торган Илсурның боек йөзе күземә чагылып киткәч кенә аңыма килгәндәй булдым. Бик күңелсез, йөрәкләрнең әллә кайсы җирен авырттырып ала торган караш иде бу. Сискәнеп киттем. Эх, аның да әтисе исән булса! Әнә Фәритнең әтисе кебек бердәнбер яраткан улына әллә кайчан бер Йолдыз Кашканы алып кайтып биргән булыр иде дә бит... Нишләп, нишләп оныттылар соң әле алар аның турында?! Әнә барысы да... Барысы да үз шатлыгы эченә чумган түгелме соң? Шулай булмый ни! Атлы булу – авыл баласы өчен зур бәхет ич ул!

Әнә Фәтих күк төсле Буянының муеныннан кочып ук алган да колагына нидер пышылдый кебек. Ә аты гел уйнаклап кына тора инде, валлаһи!.. Тикмәгә генә ничәмә ничә Сабантуйда беренче килмәгәндер шул! Илдус исә елганың икенче ягына йөзеп чыгарга маташа әнә. Вәли бөтенләй уздырып җибәргән: атының өстенә үк менеп баскан, ә күзләре «уңышын» күрүчене эзли сыман.

Мин бер малайларга, бер Илсурга карадым. Миңа бик уңайсыз, бик тә уңайсыз булып китте. Аның каршысына килеп туктадым да йөгәнне аңа тоттырып:

– Коендырып чыкмыйсыңмы, малай, арып киттем, – дидем.

Илсур шуны гына көткәндәй, җәһәт кенә Алмачуарга менеп атланды да киң елгага кереп югалды. Аның бетмәс бәхет белән тулы йөзен күреп, миңа да канатлар үсте. Елганың теге ярына җитеп килүче Алмачуарым да йөзә кебек түгел, канатланып очадыр күк тоела иде миңа бу минутларда.

Лилия Саттарова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: