Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә...

«Дәвам итәбез” бәйгесенә Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 6 нчы “Г” сыйныфы укучысы Гобәйдуллина Диләдән килгән хикәя.

«Сүз дә юк: ашыккан ашка пешкән, диючеләр дөрес әйтә. Тик мин менә «тимерне кызуында сугарга кирәк» дияргә җыенам...». Бер көнне мин мәктәптән арып кайттым да йокларга яттым. Уянып китсәм, сәгать инде кичке биш булган. “Минем бит иртәгәгә бик күп өй эшләре эшлисем бар, өлгермәсәм, эшләр харап, икеле алам бит!” дигән борчулы уй йөгереп үтте башымнан.

Өй эшләрен эшләргә утырганчы, чәй эчеп алмакчы булдым. Тәмләп кенә чәй эчеп утырганда телефонга хәбәр килде. “ТикТок”ка яңа видео куйган икән дустым. Кереп карамыйча булмады инде. Анда керсәң, тиз генә чыгам димә, берсе артыннан берсе кызык видеолар карап, вакытның үткәнен сизмисең дә. “ТикТок”тан соң “Инстаграм”, аннан “Вконтакте”...

Кинәт тәрәзәгә карасам, урамда инде кап-караңгы булган. Ә минем иртәгәгә дигән инша язылмаган, инглиз теленнән сүзләр ятланмаган, математикадан мисаллар чишелмәгән...

Икенче көнне, әләбәттә, хәлләр бик яхшы булмады: аннан-моннан язылган иншага “3” ле генә куйдылар, инглиз теленнән дә төнлә ятлаган сүзләрнең яртысы башта калмаган, математикадан йокы аралаш чишкән мисалларны әйтеп тә тормыйм...

Татар халкы элек-электән юкка гына “җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә” димәгән шул. Хәзер инде мин дә дәресләрне көндез үк әзерләп куям.


Гобәйдуллина Дилә, Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 6 нчы “г” сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев