Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Апуш исеме дан алды

Чаллы шәһәренең 31 мәктәп укучылары Тукай абыйлары турында яза.

Үзем турында үзем.

Күп җирләрдә яшәдем мин.                 

Йорттан – йортка куылып.                   

Яшьтән исәнлек югалтып,

Ятимлек ачысын тоеп.

 

Йөргән таш сыман шомарып

Асыл зат булып үстем.

Апуш исемем дан алып

Буыннан – буынга күчте.

 

Сайфуллина Айсылу, 7Б сыйныфы укучысы

Тукай – иң якты янган йолдыз.

Гөрләвекле яз аенда

Тукай бабабыз туган.

Кечкенәдән ятим калып,

Күңеленә моң тулган.

 

Ятим баланы кешеләр

Йорттан – йортка йөртәләр.

Укып кеше булгач кына

Тукайдан ярдәм көтәләр.

 

Төрле гәҗит- журналларда

Ул- озак хезмәт итә.

Милләт өчен тырыша торгач

Авырып, саулыгы бетә.

 

Бик күп әсәрләре аның

Балаларга язылган.

Татар халкы укымышлы,

Булсынга көчен куйган.

 

Тукай – татар милләтендә

Иң якты янган йолдыз.

135 ел гомер узса да

Шагыйрьне онытмыйбыз!

Алия Шәрифуллина, 7Б сыйныфы укучысы

Укытучылары: Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев