Көмеш кыңгырау

Аның якты исеме, изге эшләре калды

«Без – тынычлык чоры балалары» бәйгесенә. «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез...» номинациясенә. (Сугышта һәм тылда әби-бабаларның батырлыгы, фидакарьлегенә багышланган эссе.)

Әнием Розаның бабасы Нургаянов Тимергалинең сеңлесе Галиева Мансура Гали кызы (1921 - 2004) –сугыш һәм хезмәт ветераны.

Ул 1921 нче елның 12 нче августында Кукмара районы Арпаяз авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1937 нче елны 7 нче классны тәмамлый һәм Чистай педагогия училищесына укырга керә. 1939 нчы елны тәмамлап, хезмәт юлын Әсән-Елга башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1940-1941 нче уку елында Туеш мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп күчерелә.

Хезмәтенә дә, белеменә дә куанып яши генә башлагач, яшьлеге чәчәк аткан вакытта, ил өстенә кара яу килә, бөтен дөньяның тынычлыгын челпәрәмә китерә. Шунда хезмәт биографиясе өзелеп, аның биографиясенә фронт елъязмасы языла башлый.

Мансура апа Смоленск фронтында 186 нчы запас полкының 43 нче командасында медсанбатта рядовой кызылармеец булып хезмәт итә. Фронтка яралыларны алып кайтып торалар. Алар кабул итеп, яралыларның яраларын бәйләп, ашатып шәһәр госпиталенә озаталар. Яхшы эшләгәне өчен, шул ук елның октябрь аенда, Мансура апага 32 нче бригадада медсестра булып эшләргә дип боерык бирелә.

Смоленск урманнары бик куе. Кыр госпитале бик нык яшерлегән була. Көндез дә, төнлә дә немец самолетлары өзлексез бомбага тотып торалар. Башта алар бик нык курыкканнар, соңыннан ияләнгәннәр.

Фронт якын: бер яктан – 15 км, икенче яктан – 19 км. Ир-егетләр немецлар урнашкан шәһәрләргә, авылларга разведкага баралар. Алар “ тел ” алып кайталар, немецлар йөри торган күперләрне шартлаталар, авылларны яндырып үзләре исән-сау кайталар.

Немецлар авылларны, шәһәрләрне бомбага тотып чигенә баралар. 1943 нче елның 7 нче ноябрендә разведкага барырга туры килә, шунда яралана. Аны Рязань госпиталенә озаталар. 1943 нче елның 26 нчы декабрендә сугыштан кайта. Кайткач ике ай торгач, военкоматтан яңадан сугышка китәргә хәбәр килә, ләкин гаилә хәле буенча бармыйча кала.

Сугыштан кайткач, укытучы эшен дәвам итә. Берничә ай Арпаязда, 10 ел Туешта, Әсән-Елгада, 30 ел Адай башлангыч мәктәбендә мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшли. 40 ел укытып, 1979 нчы елда лаеклы ялга чыга. Укыту-тәрбия эшен оештыруда аның хезмәте зур була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, күп еллар агитатор, бригада оешма секретаре булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г», Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50 еллыкларына медальләр, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән. 2000 нче елда “Фронтовик 1941-1945” билгесе бирелгән.

Мансура апа кайда гына эшләсә дә укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәтов Гыйльмехәммәт Хаҗиәхмәт улы белән бергәләшеп, иңгә-иң куеп 54 ел бергә гомер кичерәләр, 3 кыз, 1 ул үстерәләр.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Мансура апа 2004 нче елны вафат була. Ничә буын балага белем-тәрбия биргән укытучының якты исеме, изге эшләре калды.


Мөбарәков Гадел Зөлфәт улы, Кукмара районы, Аш - Буҗи мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 19 апрель 2020 - 22:21
    Без имени
    Афәрин!!!
  • 10 февраль 2020 - 18:58
    Без имени
    Молодец