Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Аның тормыш юлы маяк безгә!

Татар халкы горурлыгы булган Җәлилебез мәңге онытылмас. Аның тормыш юлы маяк безгә! Шигырьләре мәңге югалмас.

Шушы көннәрдә шәһәребезнең белем бирү учаклары булган лицей-гимназияләрдә, мәктәпләрдә Җәлил укуларының 1 этабы уздырылды. Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта да гөрләп үтте бу бәйрәм. Һәм һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бәйгедә 5 номинация буенча ярыш уздырыла. Шуларның берсе – “Яшь җәлилчеләр”. Бу номинациядә укучылар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Мин укучыларымның иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәсем килә, дип хат юллаган безгә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Рузалия Сәгыйтовна.

Укучыларның шигырьләрен сезнең игътибарга ирештерәбез.


Җәлилгә... 

Муса абый! Эх, бер күрсәң иде...

Туган көне якынлаша бит!

Аңа булган хөрмәт, горурлыктан

Күңелләрдә хисләр таша бит!

 

Муса абый, нигә инде соңрак

Тумагансың безнең сафларда?

Күпме талант, күпме каһарман ир

Юкка чыккан утлы елларда?!

 

Иҗат уты гөрләп янган чакта

Каһәр суккан сугыш башланган.

Ир-атларның, затлы , булдыклысы

Дошманнарга каршы ташланган.

 

Мин беләмен: сиңа бу сугышка

Бармый калу мөмкин булмаган!

Тәкъдир язган язмыш – дошман әсирлеге -

Тормышыңны җимереп ташлаган...

 

Әсирлектә кыю җәлилчеләр

Яшерен көрәш кырын ачканнар.

Язмыш алга ҮЛЕМ китерсә дә,

Сыгылмыйча, горур басканнар.

 

Кара уйлар белән тапланмаган

Керсез йөрәк мәңге җиңелмәс.

Ирке булмаса да – җырлары бар!

Горур башы барыбер иелмәс.

 

Муса абый! Шигырьләрең белән

Үлмәс исемең кайтты җыр булып!

Шагыйрь намусы керсез булып кайтты,

Җиңә алмады дошман җыр, моңың!

Шәймәрданова Язилә Зөфәровна, 11а сыйныфы.


Горурлык

Татар халкы горурлыгы булган

Җәлилебез мәңге онытылмас.

Аның тормыш юлы маяк безгә!

Шигырьләре мәңге югалмас.

 

Яшьнәп янган аның яшьлек юлы,

Сугыш елларында булса да.

Иҗатында тормыш чәчәк аткан

Бик күп авырлыклар булса да.

 

Яшьлек дустын ташлап яуга киткән

Нәни сабыен калдырып еракта,

Ватанына сөю көчле булган,

Җиңә алмаган аны палач та!

 

Кыю булган, батыр булган Җәлил!

Бирешмәгән явыз дошманга.

Соңгы сулышына кадәр тугры булган

Туып-үскән җиргә, Ватанга.

Нуриева Эльвина, 10а сыйныфы, Гали Акыш ис.84 лицей-интернат.


Сәламәтлек нигезе

Сәламәтлек нигезе, - дип

Әтием гел кабатлый.

- Спорт белән чибәрләнәсең,

Бил-сыныңны матурлый.

 

Әйе, бәлки шулайдыр да...

Матурлык бит бик кирәк!

Яшелчә, җиләк-җимеш белән

Тукланганнар да сирәк.

 

Иртән торып, тышка чыгып,

Йөгереп керү файдалы.

Як-ягыңа бөгелүләр

Матурлата сыннарны.

 

Спорт белән мавыгамын,

Күнегүләр ясыйм иртән.

Матурлыкны истә тотам:

Нур балкысын йөземнән!

 

Спорт - сәламәтлек нигезе.

Шуны оныта күрмәгез!

Үзбәяңне күтәрә,

Матурлата! Белегез!

Нуриева Эльвина, 10 а сыйныф, Гали Акыш ис.84 лицей-интернат.

Фото Викикмапия сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев