Җанлы курчак – сеңелкәш
Безнең гаилә бик зур булса да, мин әнидән энекәш сорап аптыраттым. Әни миңа «сиңа бернинди энекәш кирәкми» диде.
Безнең гаилә бик зур булса да, мин әнидән энекәш сорап аптыраттым. Әни миңа «сиңа бернинди энекәш кирәкми» диде. Мин әниемә үпкәләдем. Әти минем яныма килеп:
- Кызым, апа булу - ул бик авыр эш, - диде .
- Ничек инде авыр?
- Син аны карарсыңмы?
- Әйе, әтием, ә ничек аны карарга?
- Менә шул-шул, кызым. Син әле үс бераз, шунда без сиңа энекәш алып кайтырбыз. Ә хәзер мин сиңа матур курчак бүләк итәрмен.
Чыннан да әти миңа зур матур курчак бүләк итте. Мин курчакны күргәч тә шатланмадым, чөнки мин энекәш сораган идем. Әти:
- Кызым, ни булды? Курчак ошамады мәллә?
- Миңа энекәш кирәк, җансыз курчак түгел, - дидем.
- Нәрсәгә соң сиңа энекәш?
- Мин аның белән уйнар идем. Башка балалар кыерсытса, мин аны саклар-яклар идем . Ә болай мин беркемне саклый, беркемне яклый алмыйм.
Өч-дүрт ел үткәч, миңа сеңелкәш алып кайттылар.
Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев