Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниемә шигырь язам...

Казаннан Харисов Илнур әнисенә багышлап бик ямьле шигырь язган.

Әниемә шигырь язам,

Йөрәгемнән чыгарып.

Мин бит аны бик яратам

Кайтам аны сагынып.

Әниебез өйнең яме –

Кояш кебек якты ул!

Һәрчак аңа сыенабыз,

Бик кадерле безгә ул.

Җир йөзендә әниләргә

Телим озын гомерләр.

Якты кояш кебек балкып

Яшәсеннәр әниләр!

Казан шәһәре, Киров районы  15нче татар гимназиясе,  Харисов Илнур, 6нчы «б» сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев