Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Әниемә”

Әниләр көненең символы булып Россиядә күкчәчәк (незабудка) тора икән.

Без ел да ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән әниләребезгә нинди генә 
теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Ә сез беләсез микән, Әниләр көненең символы булып Россиядә күкчәчәк (незабудка) тора икән. Риваятьләр буенча бу чәчәк якыннарыбыз турында хәтерне яңарта. Шуңа да бу көнне  балалар әниләргә әлеге чәчәк төшкән открыткалар бүләк итәләр.Ә без сыйныфташлар белән ромашка чәчәге  төшкән открытка бүләк итәргә уйладык. Ромашка чәчәге дә бит гаилә символы, бер-береңне ярату символы булып тора.

Әниләр көне уңаеннан Саба район балалар китапханәсендә Илсөяр апа белән Алия апа безнең сыйныф өчен “Дөньядагы бердәнбер әниемә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. “Әнием минем” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, шагыйрәләребез Э.Шәрифуллина, Ф.Тарханова, А.Юнысова, Р.Вәлиева һәм якташ шагыйрәбез М.Манихованың әниләргә багышланган  шигырьләрен кычкырып укыдылар. Ә чара ахырында открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Без әниләребез  өчен  әлеге открытканы  бик тырышып ясадык. Әниләребезгә  ул бездән зур бүләк булачак инде, чөнки без аны үз кулыбыз белән, йөрәк җылыбызны кушып ясадык. Дөньядагы барлык Әниләрне бәйрәм белән!
Хафизова Илина, Саба гимназиясенең 3 “Б”  сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев