Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием - тәрбияче

42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы, “Тылсымлы каләм” түгәрәге әгъзасы Нуруллин Самат шигыре.

Әнием тәрбияче

Балалар бакчасында.

Көннәре шунда үтә,

Балалар арасында.

   Иртә таңнан каршылый,

   Тәмле ашлар ашата.

   Шөгыльләр дә үткәрә,

   Нәниләрне йоклата.

Кызчыкларның чәчен үрә,

Һәркөн йокыдан торгач.

Кулларына алып сөя,

Юата ул елагач.

   Без дә сагынып көтәбез

   Әни эштән кайтканны.

   Әни, белсәң иде сине

   Без ничек яратканны!

  42нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Нуруллин Самат. “Тылсымлы каләм” түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев