Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әнием-тәрбияче

«Биеш мәктәбендә укыйм, Исемем Зилә минем. Газиз әнием турында Сезгә сөйләргә телим»

Биеш  мәктәбендә укыйм,
Исемем Зилә минем.
Газиз әнием турында
Сезгә сөйләргә телим.

Тәрбияче минем әни,
"Ләйсән" дигән бакчада.
Гел елмаеп сөйләшә ул,
Бик нык арып кайтса да.

Бар эшкә дә оста әни,
Пешерә, тегә, бәйли.
Балаларны бик ярата,
Беркайчан да әрләми.

Минем өчен дә бакчада
Тәрбияче иде ул.
Иң акыллы, иң ягымлы
Минем әни инде ул.

Тәрбияче апам, диеп
Яраталар әнине.
Горурланып йөрим һәрчак,
Мин бит шундый әниле.

Апас районы Биеш урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы  Зилә Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев