Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни булганда рәхәт!

Әни булганда рәхәт, Җанда тыныч, бар да әйбәт...

Күптән үзем әни булсам  да,
Нәни буласым килә.
Зур апа булып йөрсәм  дә,
Әни кирәк үземә.

Эшкә барган арада
Әни белән сөйләшәм.
Телефон аша булса да
Ишетәм, киңәшләшәм.

Көндә сорый үземне,
Өйдәге хәлләремне.
“Әйбәт кенә эшләп кайт”, -
Әни бирә нәсыйхәт.

Әни булганда рәхәт,
Җанда тыныч, бар да әйбәт.
Әнием белән бергә
Бәхет йөри янәшә.

Мәңге яшә әнием
Нур сибеп тирә-якка.
Мин бәхетле дөньяда
Үзем әниле булганда! 

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев