Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әни – безнең өйдә капитан

Минзәлә шәһәре 3нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары әниләре турында яза.

Минем әниемнең исеме - Катя. Ул бик матур. Әнием тәмле ашлар пешерә. Авыр вакытта әни ярдәмгә килә. Мин 
аны бик яратам!
Юдин Матвей, 3нче Б сыйныфы укучысы


Минем әни бик яшь. Ул машина йөртә, тәмле итеп аш, ботка, манты пешерә. Әни банан, алма һәм әфлисун ярата, 
шуңа күрә мин аңа аларны кибеттән алып кайтам һәм аны сыйлыйм. Минем әни - иң яхшы әни!
Шәрипов Сөләйман, 3нче А сыйныфы укучысы


Әнием! Син бик әйбәт, ягымлы! Дөньяда әниемнән яхшырак кеше юк. Син мине тәмле ашлар белән сыйлыйсың. Курыкканда, мине кысып кочаклыйсың, минем кәеф булмаса, гел ярдәм итәсең. Әни, мин сине бик яратам!
Закирова Ясминә,  3нче Б сыйныфы укучысы


Әнием мине назлый. Иртәнге һәм кичке ашлар пешерә. Мине тынычландыра һәм ярдәм кулын суза. Әни – безнең 
өйдә капитан. Рәхмәт сиңа, әнием! Мин сине гел тыңлармын!
Бариева Лилия, 3нче Б сыйныфы укучысы.


Әнием - иң якын кешем.
Әни - барлык кешеләр өчен иң  кадерле  һәм иң якын кеше. Минем әниемнең исеме - Эльмира. Ул минем яшь   матур гына түгел, бик тырыш  һәм оста да.Тәмле ризыклар  пешерә, өйдә дә чисталыкка өлгерә. Минем әнием кичләрен безгә җылы оекбашлар, бияләйләр, баш киемнәре бәйли.Ул безнең турында һәрвакыт  кайгырта һәм борчыла.
Мин әниемне бик нык яратам, ул – минем иң якын дустым, сердәшчем.        
Шайхразеев Сәид, 3нче Г сыйныфы укучысы


Иң яраткан кешем – әнием.
Минем иң яраткан кешем – әнием. Әнием миңа һәрвакытта ярдәм итә, үзенең төпле киңәшләрен әйтә. Сеңлем 
белән икебезне дә чисталыкка, аш-су серләренә өйрәтә. Кичләрен гаиләбез белән  китаплар укырга,кроссворд-ребуслар чишәргә яратабыз. Ял көннәрендә авылга әбигә кунакка кайтабыз. Әбигә булышабыз,ә әбиебез үзенең тәмле ризыклары белән безне сыйлый. Мин үземнең гаиләмне бик яратам.
Гыйләҗева  Рәлинә , 3 нче А сыйныфы укучысы


Мин әниемне бик яратам. Яратмаслыкмы соң минем әниемне? Ул бик чибәр, сабыр, шулай ук безне үзе пешергән 
тәмле ризыклары белән сыйлый. Әнием мине дә эшкә өйрәтә. Җәй көннәрендә бакчада яшелчәләргә су 
сибәм, түтәлләрдән чүпләр утыйм. Кыш көннәрендә кар көрим. Әнием белән кичләрен шашка, домино уйнарга 
яратабыз. Кыш көннәрендә чаңгыда шуабыз. Дөньяда иң яхшы әни – ул минем әнием!
Фатхуллин Рәфил, 3 нче Б сыйныфы укучысы.


Рәсемдә Ханипова Екатеринаның әнисе, 3 нче Б сыйныфы укучысы Катя ясаган.
                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев