Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ана каз

Гамил Афзалның “Казлар” шигырен укыгач туган юллар.

Язга аяк баскан мәлдә, 
Өйгә бер “дус” – ана каз керде.
Өстәл астындадыр оясы,
Ысылдый яман, күрсә берәрсен.

Вазыйфасын төгәл башкара -
Көн аралаш йомырка сала.
Расписание буенча ашый-эчә,
Һава суларга да җитешә!

Йомыркалар шактый җыелды,
Оя төбе йон-каурый тулды.
Тамгаланган ак йомыркалар
Каз астына кереп утырды.

Казның расписаниесе үзгәрде -
Чыгу-керү бик сирәгәйде.
Каз үзе  усал-явызланды,
Якын  китерми дә башлады.

Түзде, сызды, үзе ябыкты -
Ай дигәндә бәбкәләр чыкты.
Йомшак йомгак сары бибиләр
Ана казга җырлар көйлиләр.

Гаилә янә бергә – ата каз
Каршы алды әнкә, бәбкәсен.
Үзе “сөйли, җырлый”, тыпырдый,
Әллә бии- һич төшенмәссең.

Кеше генә түгел, кошлар да
Оя кора, бала үстерә.
Кайчак җанвар-кошлар кешедән
Күпкә “кешечәрәк” күренә...

Гайсина Әдилә, Актаныш муниципаль районы Такталачык авылы, 
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X