Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Алиса, чәй куй!

Ни генә булмасын, бүгенге көндә алтын урталыкны табып яшәргә кирәк.

Кичә утны өзеп куйдылар... Нишләргә? Бетте баш!

Кер һәм савыт-саба юылмады, ашарга пешерелмәде, идәннәр дә юылмыйча калды. Хәтта минем өй эшем дә эшләнмәде. Ә болар барысы да кер юу машинасы, робот-пылесос, мультиварка, холодильник, компьютерның эшләмәве сәбәпле булып чыкты. 

Элек ничек яшәгәннәр икән ул? Әле берничә дистә ел элек кенә бу әйберләр кешеләрнең хыялларында да булмагандыр, мөгаен. Ә хәзер исә, без яңа технологияләрдән тыш үз гомеребезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Мәгърифәт шулкадәр алга киткән ки, хәзер кешеләргә бер эш тә калмады диярлек, барысы да автоматлаштырылган, ягъни машина керне, савыт-сабаны үзе юып, хәтта корытып та бирә, робот идәннәрне юып, суыртып, барысын да үзе эшли, мультиварка үзе ашарга пешереп бирә... Безгә бары тик аларны кабызып кына жибәрергә кала. Әле алай гына да түгел, хәзер инде бар нәрсәне дә телефон аша гына, яки «Алиса» аша кабызып була. Икенче бүлмәдә утырган килеш, «Алиса, чәй куй!» диюгә чәй дә әзер булып куя ала. «Алиса, азык-төлек китерт» дисәң, ярты сәгать эчендә синең заказың килеп тә җитә. 

Информацион технологияләрнең тагын бер әһәмиятле ягы – белем дәрәҗәсен үстерү. Хәзерге заманда кешеләр алдында күпме мөмкинлекләр ачык. Интернет челтәрендә бар нәрсәне дә табып була, бар сорауга да җавап бар. Күпне белү өчен бары тик кызыксыну да җитә. Ләкин шушы яңа технологияләр шулхәтле яхшы дип әйтергә буламы икән? Әйе, һичшиксез болар безнең тормышыбызны күпкә җиңеләйтә, әмма аларның да тискәре яклары бихисап. 

Беренчедән, информацион технологияләр кешеләрне бер-берсеннән бик нык ераклаштыралар, чөнки алар барлыкка килү белән кешеләр арасында «тере аралашу» юкка чыкты. Бер өйдә, хәтта бер бүлмәдә утырган килеш тә, дуслар, туганнар интернет аша сөйләшәләр. Икенчедән, соңгы арада укучылар арасында «ясалма интеллект» бик популярлашып китте. Өй эшләрен, иҗади эшләрне шуңа кушсаң, күз ачып йомганчы язып та бирә, ә укучы үзе бу эшне аңламыйча да кала. Димәк, яңа технологияләр кешеләрне «ялкауландыра» дияргә була. Шулай ук, информацион технологияләр хәзерге балаларны тумыштан ук әйләндереп ала: әти-әни балаларына еш телефон, телевизордан мультфильмнар куя, уеннар уйната. Балаларда экранга ияләшү башлана, ә бу аның сәламәтлегенә зыянлы булырга мөмкин. 

Тормышыбызга информацион технологияләр бик нык үтеп керде, без хәзер бик рәхәттә яшибез, хәтта ясалма интеллект дигән яңалык та кереп бара. Без аның белән кара-каршы шахмат уйныйбыз, кроссворд чишәбез, нейрочелтәрләр белән акыл сынашкан булабыз. Бер сүз белән әйткәндә – үзгәреш җиленең эпицентрында (үзәгендә) кайныйбыз.

Бер карасаң, бар да бик яхшы, никадәр буш вакыт синең карамакта! Телисең икән телефонда утырасың, телисең – кино карыйсың! Ә икенче яктан караганда, күңел җылысын кушып үзең пешергән аш тәмлерәк, кул белән юылган кер чистарак кебек. Ни генә булмасын, бүгенге көндә алтын урталыкны табып яшәргә кирәк.

Иркә Сәмигуллина, Арча районы, Шушмабаш урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев