Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Аккошлар да үз итә

Аккошлар да нәкъ кешеләр кебек, дип яза Мөслим районы, Тат. Бүләр урта мәктәбе укучысы Ләйлә Шәймөхәммәтова. Нигә алай икән?

Минем туган авылым – Үрәзмәт. Ул зур да, кечкенә дә. Аның табигате бик матур.

Авылымда куе урман да, салкын чишмә дә, киң елга да, матур болыннар да, тирән күл дә бар. Безнең авыл иң матур авылдыр сыман тоела миңа.

Яз һәм җәй көннәрендә күл буе аеруча җанлы, ямьле була. Күлебезне яратып анда аккошлар төшә. Без гаиләбез белән аккошларны күзәтергә яратабыз.

Аккошлар бик матур, серле, горур, гүзәл кошлар. Алар үзләренә иң матур, иң җимле, иң яхшы урыннарны сайлыйлар.

Аккошлар нәкъ кешеләр кебек икән. Әти-кош һәрвакыт уяу йөзә, сизгер була. Әнкә-кош нәкъ әниемә ошаган, аннан кайгыртучанлык, наз бөркелеп тора. Ә бала-кошлар әти-кош белән әни-кош арасында, җил-яңгырны сизмичә, назланып кына йөзәләр. Юкка гына аккошларны мәхәббәт символы дип әйтмиләр икән.

Аккошлар да үз иткән авылны яратмаска мөмкинме соң?

Ләйлә Шәймөхәмәтова, Мөслим районы,  Тат.Бүләр урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылымны яратам