Көмеш кыңгырау

«Ак каурый»дан – җәйге күчтәнәч

«Ак каурый» әдәби  түгәрәге укучылары безгә җәйге күчтәнәчләрен юллаган.

Яраткан һәм көтеп алган газетабыз «Көмеш кыңгырау»га ялкынлы кайнар җәйге сәлам! Чаллы шәһәренең  41нче мәктәбендә инде менә 5 ел дәверендә эшләп килүче «Ак каурый» әдәби  түгәрәге сезгә җәйге күчтәнәчләрен юлларга булды. Ник дисәгез, каникуллар булуга карамастан, безнең әдәби утырышлар була, һәм соңгы утырышта, без уңышлы дип табылган эшләрне сезгә җибәрергә уйладык. Җәй сездә матур хатирәләр калдырсын, иҗади уңышлар китерсен, сау-сәламәт булыгыз!

Гөлия Вагыйзова, «Ак каурый» әдәби  түгәрәге җитәкчесе.


Туган көн җитә

Көн артыннан көн туа,

Каникуллар тиз уза.

Кая ашыга бу җәй?!

Яртысы узды ич, әй!

 

Тиздән минем туган көн,

Көтәмен инде көн-төн.

Телим бик күп бүләкләр,

Изге матур теләкләр.

 

Әти әйтә: «Син уйла,

Теләсә нәрсә сорама!..»

Әби шунда кушыла:

«Олыларны борчыма!»

 

Әни сүзгә кушыла:

«Теләгәнеңне сора,

Тик минем сүздән чыкма,

Күңелең бир укуга».

 

Һай,  кара, бу өлкәннәр

Үзара берләшкәннәр.

Мин бүләк уйлаганчы,

Күрәсең, серләшкәннәр.

 

Уйлыйм да һаман уйлыйм,

Ни сорарга  һич тапмыйм...

Уйлый торгач төшендем:

Мин берни дә сорамыйм!

 

Һичнәрсә дә кирәкми.

Бөтен әйберем бар минем,

Әти-әни сау булсын,

Һәм тыныч булсын илем!

 

Тиздән туган көн җитә,

Изге теләкләр көтәм.

Эчтәге «корт» шулай да

Бер сюрприз өмет итә...

Алинә Хәбибуллина.


Моңлы алан

Бал кортлары серләшә,

Чикерткәләр көлешә.

Күрә белсәң, аланда

Менә дигән тамаша.

 

Бабай чалгысын кайрый,

Кошлары сайрап туймый.

Хәтта болытлар әнә,

Күктә куышлы уйный.

 

Күбәләкләр очалар,

Чәчәкләрне кочалар.

Кәлтә дә тыз-быз чаба,

Әйтерсең, кемдер куа.

 

Бар дөнья хәрәкәттә,

Бик рәхәт табигатьтә.

Бик моңлы сайрый тургай,

Уйныймчы мин дә курай.

 

Курай гел үзем белән,

Бик оста уйный беләм.

Бабамның горурлыгы –

Курай уйный оныгы!

Зилә Гатиятуллина.


Икесен дә яратам

Җәйме, кышмы, ялларда

Мин авылга кайтамын.

Тик авылның иркендә

Мин тынычлык табамын.

 

Шәһәрдә дә бик рәхәт,

Дусларым анда бик шәп.

Тик ялларда сагынам,

Тизрәк авылга кайтам.

 

Әгәр авылда торсам,

Тартыр иде шәһәре.

Көн-төн авылда эшләп,

Күренмидер ямьнәре.

 

Ярый шәһәрдә торам,

Авылны сагынып кайтам.

Авыл – ул күңел өчен,

Шәһәрем – яшәр өчен.

 

Ике  дөнья үрелгән

Минем хисле йөрәктә.

Тагын ни кирәк инде

Яшәр өчен бәхеттә?!

Лилия Сагындыкова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: