Көмеш кыңгырау

Ак чәчәкләр ява 

Бер генә ел фасылы да кыш шикелле тылсымлы һәм серле түгелдер.

Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир өстенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең. Бөтен дөньяда аклык хөкем сөрә.

Өр-яңа, беркемнең дә аягы басылмаган яңа яуган кардан атлавы да – үзе бер могҗиза, үзе бер шатлык. Ә кар бөртекләре! Алар ак чәчәкләрдәй биеп яки инде болытлы көннән соң, кояш чыккач, бал җыярга ашыгучы бал кортларыдай җиргә төшеп урнашалар.

Бу гүзәл, сихри матурлыкка сокланып, бәс сарган агач буйларыннан узып барам. Ә уйларым еракта, бик еракта... Алда — БДИ! Мин имтиханны сынау буларак түгел, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге буларак күз алдына китерәм. Ә имтиханга әзерлек зур көч һәм сабырлык сорый. Шул уйлар белән, кышкы матурлыкка сокланып, әкрен генә атлап барганда дус кызымның: «Камилә, дәрескә соңга каласың!» – дип эндәшүенә, тизлегемне арттырып, мәктәпкә ашыктым.

Камилла Сираева, Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: