Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Абага (хикәя)

Абаганың яфракларын кар базына бәрәңге салгач, бәрәңге кышкы салкында өшемәсен өчен дә кулланалар бит әле.

Абага үсемлеген авылда яшәүче  кыз һәм малайларның кайсы гына белми икән. Аның белән бәйле төрле имеш-мимешләр дә, әкиятләр дә бик күп. Абаганың яфракларын кар базына бәрәңге салгач, бәрәңге кышкы 
салкында өшемәсен өчен дә кулланалар бит әле.

Шулай бервакыт, Дамирның әнисе, улына якындагы урманнан абага җыеп алып кайтырга кушты. Дамирның кайчандыр абага турында укыган әкият исенә төшмәсенме?! Аның да абага чәчәген кабып, күренмәс кешегә 
әйләнәсе килде. Дамир, үзенчә төрле планнар корып, көн үткәрде. Әнисенә абаганы кич белән алып кайтырга сүз бирде. Урманга киткәнче бераз ял итеп алыйм дип, башын мендәргә салуга, татлы йокыга талды ул. Менә имеш, 
Дамир урманда абага чәчәк атуын көтеп утыра. Әллә нинди тавышлар ишетеп торса да, Дамир курыкмый, абагадан күзен алмый утыра бирә. Шулвакыт көчле җил чыга, ул җил аны бик каты селкетә... Дамир  сискәнеп китеп, күзләрен ачып җибәрсә, аны әнисе уята икән бит. Баксаң, инде караңгы да төшкән. Әнисе аны ашарга дәште һәм абаганы иртәгә алып кайтырсың инде дип, йокларга вакыт җитүен әйтте. Дамир үзалдына елмаеп куйды, абага чәчәк атамвни инде дип, үзен битәрләп тә куйды. Ярый әле төш кенә икән дип җиңел сулады.
Такталачык гомуми белем бирү мәктәбе, Мухаметшина Диана Диларис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев