Уйный-уйный үсәбез
Хәрефләр һәм сүзләр белән уеннар.
Хәрефне тап
Уенның максаты: баланы игътибарлы булырга өйрәтү.
Уенны оештыручы кәгазь битләренә бишәр җөмлә яза. Аннары шул битләрне балаларга тарата һәм бер хәреф исемен әйтә (мәсәлән, и хәрефе).
Бер минут дәвамында уенчылар тексттан шул хәрефне табарга һәм билгеләргә яисә күрсәтергә тиешләр. (Хәрефләр берничә урында кабатла-нырга да мөмкин.) Кем күбрәк хәреф таба, шул бала җиңүче була.
Хәрефне әйт
Уенның максаты: баланың бармаклар эшчәнлеген ныгыту.
Балалар, ике төркемгә бүленеп, өстәл янына утыралар. Оештыручы һәр төркемгә бер кап пластилин һәм бер тартма бирә. Уенчылар пластилиннан хәрефләр ясыйлар һәм тартмага салып баралар. Оештыручы тартмаларны җыеп ала. Һәр төркемнән берәр уенчы, чиратлашып, оештыручы янына килә. Ул уенчының күзләрен яулык белән бәйли һәм аңа көндәш төркем ясаган хәрефләрне бирә. Уенчы бер минут дәвамында аларны танырга тиеш. Иң күп дөрес җавап биргән төркем җиңүче була.
Мәктәп
Уенның максаты: баланы мәктәптәге тәртипләр белән таныштыру, төгәллеккә өйрәтү.
Уен башланыр алдыннан һәр балага көндәлек, дәфтәр, ручка, карандаш бирелә. Уенның оештыручысы укытучы ролен үти. Менә дәреснең башлануын аңлатып, кыңгырау шалтырый.
«Сыйныф бүлмәсе»нә «укытучы» керә, балалар, басып, «укытучы»ны сәламлиләр. «Укытучы» болай ди: «Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Мин — сезнең укытучыгыз». Ул үзенең һәм әтисенең исемен әйтә, аннары укучыларның исемнәрен сорый. Балалар барысы берьюлы сөйли башласа, «укытучы» аларны туктата һәм бары кул күтәреп кенә җавап бирергә яраганлыгын аңлата.
Танышканнан соң, бергәләп, мисаллар чишәләр, әсәрдән өзек укыйлар, аннары «укытучы», балаларның һәрберсен такта янына чакырып, көндәлекләренә билге куя. Янә кыңгырау шалтырый. Бу дәрес беткәнлеген аңлата.
«Укытучы» дәреснең тәмамлануы турында әйтә, балалар тәнәфескә чыга. Тәнәфестән соң рольләр алмашына. Бу юлы «укытучы» укучы ролен башкара.
Искәрмә. Уенда бер генә бала катнашса, укучылар ролен уенчыклар башкара ала (алар өчен бала сөйли).
Кем күбрәк сүз яза?
Уенның максаты: баланың уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.
Һәр уенчы кәгазь битен биш өлешкә баганалап бүлә. Баганаларга исемнәр бирелә. Мәсәлән, шәһәр исеме, елга исеме, хайван исеме, кош исеме, кеше исеме. Уенны оештыручы бер хәреф әйтә. Уенчылар, оештыручы «Туктагыз!» дигәнче, баганаларга шул хәрефтән башланган сүзләр язарга тиеш. Язу вакыты беткәч, балалар сүзләрне чиратлашып укыйлар. Иң күп сүз язган бала җиңүче була.
«Уйный-уйный үсәбез» китабыннан, Казан, 2014, Татарстан китап нәшрияты. Автор-төзүчесе Мансурова Гөлнара Камил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев