"Тәртип"
Актаныш якларында булган мәзәк хәл.
Харис абзый, гадәтенчә, арбасындагы салам астына бер-ике капчык бодай салып, фермадан кайтып килә икән. Эштән төшке ашка өенә кайтуы. Гөнаһ шомлыгына каршы, урам борылышында каршына персидәтел очрый. Әнвәр – тәҗрибәле җитәкче, үткен күзле.
− Нихәл, Харис абзый! Тәртипме? – дип, ерактан ук сәлам бирә ул.
− Тәртип, тәртип, кем, Әнвәр энем...
Ул арада, персидәтел җай гына атыннан сикереп төшә дә, арба төбен карыйсы итә. Ә анда, матур гына бүлтәеп, ике капчык ята.
− Соң, Харис абзый, тәртип-тәртип, дигән буласың. Урлашасың бит!!!
− Энем, аның тәртибе шул бит инде... – дип җаваплый тапкыр агай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев