Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмак әйтәм, җавабын тап!

Ягез, безнең табышмакларның җавабын табып карагыз әле!

Иртә килә, кич кайтып китә. (Кояш)

Акылы юк, җаны бар. (Сәгать)

Җанлыдан җансыз туа, ул нәрсә? (Йомырка)

Болыт мин һавада
Яңгыр мин яуганда,
Җылынсам пар булам,
Туңганда кар булам. (Су)

Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (Кәбестә)

Үзе тешле, ләкин тешләми. (Тарак)

Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста. (Куян).

Нәрсәнең башында агач үсә? (Болан)

Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (Кәбисә елында)

Кәҗә судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса)

Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (Туктаган сәгать)

Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә. (Яфрак)

Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

Ак койманы агарта,

Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

 

Пар-ат кышын урманга илтә. (чаңгы)

Озын идем – киселдем,

Юан идем – ярылдым,

Инде утка тарыдым. (Утын ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев