Табигый табышмаклар
Тапкыр булсаң, җавабын әйтеп кара.
* * *
Мамык-батыр алмый-талмый
Күк йөзендә кыр игә, -
Адашыпмы? Саташыпмы? —
Күз яшкәйләрен түгә...
( тылоБ)
* * *
Яфракларны иртүк лепердәтә,
Торбаларда кубыз уйната,
Җир-суларда
йөгереп-уйнап туйгач,
Җирсуланып йокларга ята.
(лиҖ)
* * *
Учлап-учлап утлы уклар чәчә
Җәйге күктә йөргән серле зат.
Дөбер-шатыр
һава буйлап чаба,
Аны куган — яңгыр яллы! — ат...
(үәркүк күК)
* * *
Вертолётка бик охшаган,
Күзләре: борчак-борчак.
Төнбоектан төнбоекка
Оча канатлы качак...
(ыгарак әнЭ)
* * *
Әнисенең кесәсендә
Баласының бишеге.
Җылы якларда
яши ул,
Ничек аның исеме?
(әрегнөК)
* * *
Күк йөзендәге моң-нокта
Уйный күңел сазында.
Сөенәбез! Коенабыз
Аның тылсым-назында!
(йагруТ)
* * *
Бу зур алтын йомырканы
Чәйгә турап салалар.
Бездә үсми ул, кызганыч —
Тик базарда алалар.
(нусилфӘ)
* * *
Бөтен тәнемне чапкалыйм,
Эссе бүлмәгә кереп:
Үз-үземне «кыйнаулардан»
Җаннарым китә эреп!
(есекребес ачнуМ)
* * *
Керләр юып, ул кими,
"Үзем бетәрмен«,- дими.
Ышанычларны аклый,
Сафлык-пакьлекне
саклый!
(ныбаС)
* * *
Бу фонтан
мәйданда тормый —
Диңгездә йөзеп йөри.
Су гизүче фонтаннарның
Ул ни исемле төре?
(тиК)
* * *
Яшел тере бүрәнәнең
Тешләре мул күренә.
Кешеләргә:
«Кермәгез,- ди,-
Минем тропик күлемә!..»
(лидокорК)
* * *
Әкияти юлларга өнди
Бу нәзакәтле күпер.
Җиде төстән,
җиде каттан! —
Аны җил генә сүтер.
(ерепук тавалаС)
* * *
Шакмаклар буенча йөри
Утыз ике сынлы зат:
Алар арасында бардыр
Хәтта икешәр фил, ат!
(ралтамхаШ)
* * *
Почмакларда оя кора —
Бик сизгер, уяу, үҗәт!
Корбан көтеп, ауда тора
Сигез аяклы бөҗәк.
(чүкәмрҮ)
* * *
Котып Якның бер куышы
Яши безнең бүлмәдә,-
Аннан килә кыш сулышы
Хәтта җәйге челләдә.
(чыктыуС)
* * *
Гүя нәни ау ятмәсе,
Гүя бер нәни гамак:
Шул җайланманы
кулланып,
Бөҗәк туйдыра тамак.
(зевәрәП)
* * *
Баш өстендә төне буе
Ялтырый көмеш көймә!
Әллә инде көймә түгел —
Галәм түшендә төймө?
(йА)
* * *
Урман-кырга
салынган ул,
Тау битенә үрелгән —
Ерак-еракка илтә ул
Ишек алды түреннән.
(роткарТ)
* * *
Филнекәдәй
озын борынын
Бик тырыш алга сузып,
Чистарта ара-тирәне.
Сыйпаштыргалап узып.
(чыгрыусназуТ)
* * *
Ул — җил тегермәне булып,
Һавага күтәрелгән:
Кем? шаярып?
күк түренә
Зур бөтерчекне элгән?
(тёлотреВ)
* * *
Шау-гөр килгән бала-чага
Тып-тын була кыңгыраудан,
Монда укып йөри торгач,
Беркем калмыйдыр надан.
(пәткәМ)
* * *
Фәрештә канаты булып,
Ул төшләремне саклый —
Бигрәк җылы,
бигрәк татлы
Бу дустым булган чакны.
(нагрЮ)
* * *
Тукран кебек,
агач тишә -
Борыннары корычтан:
Чүкеч белән икәүләшеп
Йөриләр гел бер эштә.
(егретө, рымйУ)
* * *
Корсагында
су чыҗылдый,
Түбәләрендә — төтен.
Өстәл түрендә гөрләсә,
Гаиләбез — бербөтен!
(равомаС)
* * *
Ау-ау-ау! — дип алга чаба:
Салкын дими, кар дими.
Көртле кырда алҗыса да.
Табышка һичбер тими!
(етэ уА)
* * *
Караклардан коты очмый —
Исемен җисеме аклый:
Йортыңны, абзар-кураңны
Явыз затлардан саклый.
(казоЙ)
* * *
Галәмдә көмеш ыргактай
Тота төшәр чоңгылын.
Ул — мөселманлык
билгесе,
Ул — мөкатдәс төн гөле!
(йа ьшЯ)
* * *
Яшькәй булып, моңсу ята
Яшел яфрак йөзендә -
Тирү-юньнең манзарасы
Чагыла аның үзендә.
(кыЧ)
* * *
Сан сугылган түгәрәк.
Ике уклы, йөгерек!
Ул йөгерек
булганга ич,
Безне алга куганга ич,
Гөмер-дөнья түгәрәк!..
(ьтагәС)
* * *
Авыл аша, йөрәк аша ага,
Мәңгелеккә ага:
Үткәннәрнең изге илчесенә
Сокланыплар,
табыныплар багам!
(шенИ)
* * *
Биш куышка — бер тишек,
Биш чоланга — бер ишек,
Салкыннарда
бик тә кирәк!
Әйтче, атала ничек?
(актачреП)
* * *
Әйе, «Ашыкма!» — ди,
кышка
Кызыл агач — семафор:
Бүген утлы тәлгәшләргә
Кунаклаган тәүге кар...
( налаб, шәлиМ)
* * *
Бу Олуг Шарга урман-күл,
Халыклар, илләр тулган! —
Боз түбәтәен кигән ул,
Экватор бавын буган.
(ысуболг риҖ)
* * *
Туфрак астыннан эшләпә
Калкып чыкты урманда —
Сихерләнеп басып торам
Яңа гномик туганда.
(әбмөГ)
* * *
Таллык буйлап
зәңгәр елан
Авыл читтеннән уза;
Дулкынланып, әллә кая
Зәңгәр койрыгын суза...
(шенИ)
* * *
Чык эчендә йөзик-йөзик,
Үләннәрне чабып өзик,
Болында яшел хәтфәле
Сукмаклар салып узыйк.
(ыглаЧ)
* * *
Корт бал җыя
бу агачтан,
Мәш килеп ара-тирә!
Ә кабыгын суга салсак,
Мунчаласын мул бирә.
(әкЮ)
* * *
Җиде сабый — җиде аваз
Биш кылда яши, биеп:
Җырчы апалар сөенә,
«Нинди матур көй!»- диеп.
(ралатоН)
* * *
Күктә көтү-көтү йөри,
Яңгырлар килә алып,
Йөзеп туйгач
күк йөзендә,
Йокларга ята, талып...
(тылоБ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев