Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Суыткыч иясе

Шигырь эчендә ребус бар. Чишеп карагыз әле.

Йорт иясе булган кебек,

Бар суыткыч иясе.

Очратканыгыз булгандыр,

Бәлки, сез дә берәрсен.

Утыра ул суыткычның

Иң салкын киштәсендә.

Бик уңайлы сизә үзен,

Капланса да бәс белән.

...Бүген хәлләр гел башкача

Суыткычта эри боз,

Героебыз, тирләп-пешеп,

Төзеп маташа ребус.

Ребустагы һәр цифрны

Хәреф белән томалый,

Ял иткән вакытларында,

Татлы туңдырма ялый.

Эше уңай баруына

Шат суыткыч иясе,

Сыр кисәгенә сырлады:

«БӘС + БӘС = ЭССЕ».

«Суыткыч иясе юк!» дип,

Кайсыбыз әйтә ала?!

Ребусын чишкән вакытта,

Син дә туңдырма яла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев