Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Шоп-шома пластилин!

Буш вакытта нишлибез? Пластилин һәм супер слайм ясыйбыз.

Шоп-шома пластилин!

Сезнең өй шартларында пластилин ясап караганыгыз бармы? Аны кул астындагы әйберләрдән ясыйлар.

Кирәк була:

1.Артык тирән булмаган чынаяк.
2. Ике стакан кукуруз крахмалы. 
3. Чәч юганда кулланыла торган кондиционер.
4. Кирәк дип тапсагыз, ялтыравыклар.
Барысын да бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Кондиционерны әз-әзләп һәм кирәк кадәр генә кушабыз. Төсле матдә килеп чыксын өчен азык-төлек буяулары өстибез. Ефәк сыман шома, әмма кулга ябышмый торган менә дигән пластилин килеп чыгарга тиеш. 


Супер слайм

Кирәк була:

Силикат җилеме — 90 мл. (3 кечкенә тюбик) 
Азык-төлек буявы — бер тамчы. Төсле итәсең килмәсә, буяу кушмасаң да ярый. 
Теш пастасы — бер чәй калагы.
Кырыну өчен гель — ике чәй калагы.
Натрий тетрабораты — бер чәй калагы. 
Савыт һәм болгатыр өчен таякчык. 

Ингредиентларны безнең исемлек буенча куша башлыйбыз. Иң ахырдан натрий тетрабораты салабыз. Аны әз-әзләп кушып болгатабыз. Нәтиҗәдә йомшак, кулга ябышмый торган слайм килеп чыга. 


Шартламый торган куык

«Көмеш кыңгырау»ның 28нче санында «Җәйге тәкъдимнәр» дигән кызыклы исемлек тәкъдим ителде. Андагы бер пункт сабын куыклары чыгару иде. Әйдәгез үзебез шундый куыклар ясап карыйк әле. Менә күрерсез, алар кибетнекеннән дә чыдамлы, озак шартламый торган булыр. 

Кирәк:

Кайнатылган су — бер литр.
Глицерин — 25 г. 
Көпшәкләндергеч (разрыхлитель) — бер чәй калагы,
Савыт юа торган сыеклык (фейри) — 100 мл.

Кайнап чыккан суның суынып беткәнен көтәбез. Аңа фейри салып болгатабыз. Аннары глицерин салабыз. Иң соңыннан көпшәкләндергеч өстибез. Барысын яхшылап болгатабыз. Сыеклык 2-3 сәгать торырга тиеш. 
Кечкенә куыкларны ручка ярдәмендә дә очыртырга мөмкин. Эчендәге карасын гына алып куярга кирәк. Бик зурларны очыртасың килсә, тимер чыбыклардан түгәрәк яса. Аны ПВА җилеме буялган йон җеп белән уратып чык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев