Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Сиңа кайсы һөнәр туры килә - тест

«Миңа кайсы һөнәр туры килә икән?» – дип уйланасыңмы?! Менә бу тестны эшләп кара әле. Бәлки ул сиңа ярдәм итәр?!

Моның өчен сиңа исемлектәге һәр пунктка «яратасыңмы?», «ошыймы бу сиңа?» – дигән сорауларга җавап бирергә кирәк. 

1. Физика һәм математика дәресләр.

2. Химия дәресе.

3. Көнкүреш электр җиһазларының төзелеше белән танышу.

4. Географик карталар, сурәтләр ярдәмедә төрле илләр белән танышу.

5 Техника турында журналлар уку.

6. Дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен уку.

7. Укытучы, тәрбиячеләр турында китаплар уку.  

8. Тарих дәресләре.

9. Табиблар, медицина өлкәсендәге казанышлар турында уку.

10. Үсемлекләр һәм хайваннар тормышы белән танышу.  

11. Яшәгән, укый торган бина, бүлмәнең чисталыгы, матурлыгы турында кайгырту.

12. Театр, музейлар, күргәзмәләрдә булу.

13. Спорт ярышларына, матчларга бару.

14. Физика, математика өлкәсендәге ачышлар турында фәнни-популяр китаплар уку.

15. Химия өлкәсендәге казанышлар турында белү

16. Компьютер яңалыклары турында мәкаләләр уку.

17. Яңа казылма табылдыклар урыннарын өйрәнүләр турында белешү

18. Заманча техника казанышлары белән танышу.  

19. Әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен уку.

20. Укуда артта калучы иптәшләреңә булышу.

21. тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр турында китаплар уку.

22. Анатомияне өйрәнү.

23. Биология, ботаниканы өйрәнү.

24. Картотекалар төзү һәм алып бару.

25. Опера, симфоник музыка тыңлау

26. Спорт турында уку.

27. физика буенча тәҗрибәләр ясау

28. химиядә төрле тәҗрибәләр эшләү, химик реакцияләр барышын күзәтү.

29. Электр җиһазларын, электр челтәрләренең төзексезлекләрен рәтләү.

30. Минераллар коллекциясен җыю.

31. Төрле механизмнарны рәтләү, ремонтлау.

32. Дуслар белән язышу.

33. Кечкенәләргә китаплар уку, әкиятләр сөйләү, ни дә булса эшләргә ярдәм итү.

34. Археологик музейларга бару, һәйкәлләр белән танышу.

35. Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту, аларга ярдәм итү.  

36. Үсемлекләрне, хайваннарны карау, аларның үсүен күзәтү.

37. Төрле сәфәрләр (поход) вакытында ашарга пешерү.

38. Сәхнәдә чыгыш ясау (шигырь сөйләү, җырлау, бию).

39. Спорт уеннары

40. Математика яки физика түгәрәкләрендә шөгыльләнү.

41. Эремәләр әзерләргә, реактивларны үлчәргә.

42. Программалаштыру белән кызыксыну.

43. География, геология буенча экспедицияләрдә катнашу.

 44. Очкыч, планер, кораб модельләрен ясау.

45. Чит тел өйрәнү

46. Әйдаман булу.

47. Тарих буенча доклад әзерләү 

48.  Авыру кешеләрне карау.

49. Биология түгәрәгендә шөгыльләнү.

 50. Кешеләргә төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтү

51. Рәсем ясау яки музыка уен коралларында уйнау, сызымнар сызу, агачтан кисеп нидер эшләү.

52. Спорт ярышларында ктнашу.

53. физика, математика буенча олимпиадаларда катнашу.

54. Химиядән мәсьәләләлр чишү

55. Компьютер уеннары белән кызыксыну.

56. Геологик һәм географик карталар төзү.

57. техник сызымнар, схемаларны өйрәнү.

58. Шигырьләр язу, күзәтүләреңне язып бару.

59. Доклад сөйләү.

60. Төрле халыкларның барлыкка килүе тарихын өйрәнү.

61. Медицина турында статьялар, китаплар уку.

62. Тере табигатьне күзәтү, үсемлекләр белән тәҗрибәләр уздыру.

63. Кибеттә дустыңа яки башка кешегә кием сайларга булышырга.

64. Мәдәният үсеше тарихы белән кызыксыну.

65. Танылган спортчылар, спорт тарихы белән кызыксыну.

 

Ә хәзер таблицага күз сал. Сорауларга «ошый», «ошар иде» «яратам» дип җавап бирәсең килсә, тиешле сан янына + тамгасы куй. Әгәр дә «ошамый», «белмим», «юк» дип җавап бирәсең килсә – тамгасы яса.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

50

51

52

53

54

55

56

57

58

59

60

61

62

63

64

65

I

II

III

IV

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

XII

XIII

 

Таблицада – аста XIII төркем билгеләнгән:

I - физика һәм математика, (инженерлар, программистлар)

II - химия,

III - электр һәм радиотехника,

IV - геология һәм география,

V - техника,

VI - филология һәм журналистика,

VII - педагогика,

VIII - тарих,

IX - медицина,

X - биология,

XI - халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе,

XII - мәдәният

XIII - спорт.

Һәрбер төркемгә 5 сорау туры килә. Беренче 2 сорау бу өлкәдә эшләргә теләгең бармы-юкмы – шуны белдерә. Тагын ике сорау бу эшнең гамәли яктан туры килүен билгели. Бишенче җавапка да + куелган икән, димәк сиңа шушы юнәлештә һөнәр эзләргә кирәк.

Мәсәлән, Алсуның жаваплары

1-

2-

3+

4-

5-

6-

7+

8-

9-

10-

11-

12-

13-

14 -

15+

16-

17-

18+

19+

20+

21-

22-

23-

24-

25+

26-

27+

28+

29+

30-

31+

32+

33+

34-

35+

36-

37+

38-

39+

40 -

41-

42-

43-

44-

45+

46+

47+

48+

49-

50-

51-

52-

53 -

54-

55 -

56-

57-

58-

59+

60+

61-

62-

63-

64+

65-

I

II

III

IV

V

VI

VII

VIII

IX

X

XI

XII

XIII

 

Күргәнегезчә, Алсу VII төркемдәге сорауларга гел + тамгасы куйган, димәк, аңа педагогика якын. Ул, мәсәлән, башлангыч сыйныфлар укытучысы, аерым фәннәр укытучысы, тәрбияче булырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мина математика