Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Ял бүлмәсе

Шүрәле белән бергә уйныйбыз

Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү, күреп фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү өчен уеннар.

Җөмлә төзеп әйт

Уенның максаты: баланы игътибарлы булырга өйрәтү.

Балалар арасыннан алып баручы сайлана, һәм ул бүлмәдән чыгып тора. Башка уенчылар үзләре белгән җыр яки шигырьдән бер юл сайлап әйтәләр (мәсәлән, «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле»). Ан­нары һәр уенчы үзенә шул юлдан бер сүз сайлап ала. Уенчыларның саны сүзләрдән артыграк булса, берничә бала бер үк сүзне сайлый ала. Сүзләр сайланып беткәч, балалар алып баручыны чакыралар да, чиратлашып, шул сүзләрне әйтәләр. Алып баручы сүзләрдән җөмлә төзеп әйтергә тиеш. Алып баручы әлеге юлның кайсы әсәрдән алынганын да әйтсә, аңа өстәмә балл бирелә. Иң күп балл җыйган бала җиңүче була.

Бу нәрсә?

Уенның максаты: баланың күреп фикерләү сәләтен үстерү.

Балалар ике төркемгә бүленеп утыралар. Беренче төркемгә кергән уенчылар нинди дә булса бер предмет уйлыйлар. (Бу предмет кул хәрәкәтләре яисә мимика ярдәмендә күрсәтерлек булырга тиеш. Мәсәлән, туп, песи, әтәч һ. б.) Бер уенчы уйланган предметның исемен икенче төркем уенчысының колагына пышылдап әйтә. Бу уенчы әйтелгән пред­метны төркемдәшләренә кул хәрәкәтләре яисә мимика ярдәмендә күрсәтә. Предметның исеме табылгач, икенче төркем предмет уйлый. Уен шулай дәвам итә.

Шүрәле белән бергә уйныйбыз

Уенның максаты: баланың сөйләм телен үстерү.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Уенны оештыручы мондый сүзләр әйтә: «Мин — Шүрәле. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез мин әйткән сүзгә капма-каршы мәгънәдәге сүз әйтергә тиеш. Мәсәлән, мин «кайнар» дисәм, сез «салкын» дисез». Уен башлана. «Шүрәле» бер сыйфат әйтә һәм тупны кайсы да булса бер уенчыга ыргыта. Бала тупны тотып ала да, антоним сүз әйтеп, тупны «Шүрәле»гә кире ыргыта. Әгәр бала, сүзне тиз генә әйтә алмаса, тубын баш өстенә күтәреп, башка уенчыларга «Ярдәм!» дип эндәшә. Балалар аңа ярдәмгә килә.

Уен өчен тәкъдим ителгән сүзләр: зур — кечкенә, кара — ак, югары — түбән, ерак — якын, начар — яхшы, каты — йомшак, күңелле — күңелсез, киң — тар, сәламәт — авыру, коры — юеш, салкын — кайнар, матур ямьсез һ. б.

Кар бөртекләре ярыша

Уенның максаты: баланың сулыш юлларын ныгыту

Балалар өстәл янына басалар. Уенны алып баручы кәгазь салфеткадан ясалган кар бөртекләрен өстәл кырыена куя. Сигнал бирелүгә, уенчылар кар бөртегенә өрәләр. Кайсы уенчының кар бөртеге өстәлнең каршы ягы­на тизрәк барып җитә, шул бала җиңүче дип игълан ителә.

Бармаклар белән күрсәтәбез

Уенның максаты: баланы игътибарлы булырга өйрәтү.

Балалар түгәрәк ясап басалар, һәр уенчы нинди дә булса бер хайван, кош яисә бөҗәк уйлый һәм бармаклары белән һавада шуны ясап күрсәтә. Аннары беренче уенчы башта үзенең хайванын (мәсәлән, кәҗәне), аннары икенче уенчының хайванын (мәсәлән, этне) калган уенчыларга күрсәтә. «Эт хуҗасы» элек үзенекен, аннары өченче уенчы сайлаган хайван фигу­расын күрсәтә. Фигураны хаталы итеп күрсәткән уенчы уеннан чыга бара. Уен соңгы уенчыга кадәр дәвам итә.

Куян. Имән бармак белән урта бармакны өскә күтәрәбез, калган бар­макларны йодрыкка җыябыз.

Кәҗә. Бармакларны йодрыкка җыябыз, имән бармак белән чәнти бар­макны турайтабыз.

Песи. Бармакларны йодрыкка җыябыз, имән бармак белән чәнти бар­макны яртылаш бөгәбез (песи колаклары).

Күбәләк. Уч төпләрен өскә каратып, ике кул чугын кисештерәбез. Кул чукларын, күбәләкнең канат җилпүен хәтерләтеп, йә өскә күтәрәбез, йә аска төшерәбез.

Керпе. Ике кулның учларын тоташтырабыз, бармакларны кисеште­реп, ян-якка тырпайтабыз. Болар — керпенең энәләре.

Әтәч. Баш бармак белән имән бармакны тоташтырабыз (әтәчнең том­шыгы), калган бармакларны өскә каратып аерабыз (кикриге).


"Уйный-уйный үсәбез" китабыннан, Казан, 2014, Татарстан китап нәшрияты. Автор-төзүчесе Мансурова Гөлнара Камил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев