Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мин качам, син тот

Җәйге уеннар.

МИН КАЧАМ, СИН ТОТ???
Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. 

Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Барысы бергәләп: «Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. 

Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», – дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була. 

Чыпчык, чык

Уйнаучылар түгәрәккә баса. Берсе уртада кала. Ул – «сыерчык» була. Сыерчык уйнаучыларның берсе янына килә дә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?» – ди. Ул: «Чыпчык», – дип җавап бирә һәм: «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» – дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», – ди. Алар түгәрәктән чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калганы түгәрәк эченә баса, ягъни сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Ак, димә, кара, димә...

Барысы рәттән тезелешеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул уйнаучыларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сораулар, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, махсус уйланган булырга тиеш:

– Синең күлмәгең нинди, акмы?

– Кызыл.

– Синең аягыңда туфлимы?

– Итекләр.

– Сөтнең төсе нинди?

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә..

Алырмын, кош!

Уйнаучылар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калганнар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка» ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы уйнаучыны тотып алып, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам итә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев