Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мияу, мияу, нинди төс?

Йөгерә-йөгерә уйнадык, уеннан һич туймадык.

Табышмакның җавабын рәсемнән табып әйт

Уенның максаты: фикерләү сәләтен үстерү.

Уенны оештыручы китапның 8нче битендәге рәсемне балага күрсәтә һәм түбәндәге табышмакларны әйтә:

1. Африкада бар зур елга — Нил, Яши анда яшел....крокодил

2. Ул булса, көн була; Ул булмаса, төн була. кояш

3. Исе юк, төсе юк, Аннан башка тормыш юк. су

4. Канаты бар — оча алмый, Коры җирдә яши алмый. балык

5. Зәңгәр диңгез өстендә аккошлар йөзә. дулкыннар

Бала рәсемнән табышмакларның җавапларын табарга тиеш.


Кем күбрәк су җыя?

Уенның максаты: җитезлеккә өйрәтү.

Уен мәйданчыгының бер башында су тутырылган ике чиләк, икенче башында үлчәү өчен ике савыт тора. Балалар ике төркемгә бүленеп басалар. Бер уенчы чиләктән кашык белән су ала һәм, тамчысын да түкмәскә тырышып, уен мәйданчыгының икенче башына йөгерә. Савытка суны сала да төркеме янына кире йөгереп килә һәм кашыкны икенче уенчыга бирә. Өч минут дәвамында савытларга суны кайсы төркем күбрәк җыя, шул җиңүче була.


Нәрсә үзгәргән?

Уенның максаты: игътибарлы булырга өйрәтү.

Карга, чыпчык,

Берең кал, берең чык! —

дигән санамыш ярдәмендә балалар алып баручыны сайлыйлар.

Сайлангач, ул читкә китеп тора, уенчыларга карамый. Башка уенчылар бүлмә буйлап таралалар да, кемдер чүгәләп утыра; кемдер, келәм өстенә ятып, аяк-кулларын өскә күтәрә; кемдер «карлыгач» була һ. б.

Алып баручы уенчылар янына килгәндә, шул килеш «катып калалар». Алып баручы өч минут дәвамында һәр уенчының кайсы урында, нинди торышта торуын игътибар белән карарга һәм исендә калдырырга тиеш. Аннары ул янә читкә китеп тора. Бу вакытта кайбер уенчылар торышларын үзгәртәләр яки урыннарын алмаштыралар. Алып баручы, кире килеп, үзгәрешләрне табарга тырыша. Уенда берничә алып баручы булса, алар үзара да ярыша ала.


Мияу, мияу, нинди төс?

Уенның максаты: җитезлеккә, төсләрне таный белергә өйрәтү.

Уенчылар арасыннан «песи» сайлана. Башка балалар бер сафка тезелеп басалар. «Песи» балалар каршына чыга һәм: «Мияу, мияу!» — ди. Уенчылар аннан: «Нинди төс?» — дип сорый. «Песи» нинди дә булса бер төсне атый (мәсәлән, кызыл төсне).

«Песи» төсне әйтүгә, балалар тиз генә якын-тирәдәге кызыл әйберләрне табалар (кызыл туп, күлмәк һ. б.). Кызыл төстәге әйберне тапмаган уенчы кача, ә «песи» аны куа башлый. Тотылган бала «песи» була. Тотылмаса, уен шулай дәвам итә.


Йөк

Уенның максаты: баланың арка мускулларын ныгыту, гәүдәне төз тотарга өйрәтү.

Уенны оештыручы һиндстанда кешеләрнең йөкне баш өстенә куеп йөртүләре, болай йөргәндә, гәүдәне төз тоту кирәклеге турында сөйли яки күрсәтә.

Бала да оештыручы артыннан кабатлый: стенага аркасы белән терәлеп баса, башын һәм аякларын да стенага тери. Аның иңбашлары төшерелгән булырга, тезләре туры торырга тиеш. Аннан соң оештыручы стенага терәлеп баскан баланың баш өстенә «йөк» куя. Бала, башын төз тотып һәм "йөк"не төшермичә, бүлмә буйлап йөри. Уенда берничә бала катнашса, алар арасында ярыш үткәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев