Мәзәкләр баганасы
Сәлим, уйнап утыра торгач, ялгыш стакан вата. Шунда әнисенә:
- Әни, мин почмакка басып торырга киттем, ә син стакан ватыкларын җыеп ал, - ди
***
- Галия Фәритовна, мин дәресләрдән иртәрәк китсәм буламы?
- Юк.
- Ни өчен?
- Ә синең көндәлегеңне күргәнең бармы?
- Юк.
- Минем дә аны бер ай күргәнем юк инде.
- Ә сез күзлегегезне сөртеп карагыз.
- Вәлиев, тупас кыланма! Бар, иртәгә иртүк әтиең белән көтәм...
- Әйттем бит, җибәрәчәк.
***
- Мин кечкенәдән үк баянда уйнап, акча эшли башладым.
- Концертлардамы?
- Юк ла, өйдә. Мин уйнамасын өчен, күршеләр акча түли иде.
***
Әнисе Камилгә:
- Улым, нигә синең көндәлегең почмакта тора?
- Ә мин аңа икеле алган өчен җәза бирдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев