Мәзәкләр
Минем эт шулкадәр куркак, ишектә кыңгырау шалтырауга, диван астына кереп кача.
* * *
– Кызым, уенчыкларыңны җыеп куй!
– И әни, мин почмакка гына басып торам, ә уенчыкларны син үзең генә җыеп куй инде.
* * *
– Кәрим, яңа сәгать алдыңмыни, дөрес йөриме соң?
– Белмим, йөртеп караганым юк, ул минем гел кулга тагылган килеш тора.
* * *
Бал корты ташбаканың борынын чаккан.
– Менә бәла! Бүген урамда кунарга туры килер инде, – дип, борчылып уйлап куйган ташбака.
* * *
Беркөнне Али-Баба мәгарә төбенә килгән дә гадәттәгечә әйтә икән:
– Сим-сим, ачыл!
Эчтән тавыш килә, ди: «Пин-кодны дөрес җыегыз».
* * *
Кәрим белән Адилә сөйләшә:
– Беләсеңме, минем эт шулкадәр куркак, ишектә кыңгырау шалтырауга, диван астына кереп кача.
– Качсын, нигә аңа исең китә?
– Китми дә, ләкин анда икәүләп сыймыйбыз шул.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев