Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Көлке көлә килә...

Самат укытучы янына килгән дә:

– Мин төшемдә имтиханны «5»легә тапшырдым. Чынлыкта да шулай булсын өчен нишләргә икән?

– Әзрәк йокларга...


Кырмыска белән фил чикне үтмәкче булалар. Берзаман: «Тукта! Атам!» дигән тавыш ишетелә. Кырмыска Филгә:

– Мине күрделәр, юлны үзең генә дәвам ит инде.


Агач ботагында бер карга утыра икән. Агачка үрмәләп менеп баручы сыерны күргән дә бу:

– Ник менәсең? – ди икән.

– Алма ашыйсым килә, – ди сыер.

– Соң бу бит каен агачы…

– Мин алманы үзем белән алып менәм бит...


Укытучы:

– Самат, синең күчергәнеңне бүтән күрмәм, дип ышанам.

– Мин дә...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев