Мәзәкләр
Әнисе улына «Өч дуңгыз» әкиятен укый...
Әнисе улына «Өч дуңгыз» әкиятен укый:
— ... Шуннан соң Ниф-Ниф авылга килгән дә бер агайдан салам сорый икән... Ничек уйлыйсың, улым, агай нәрсә дип әйтте икән аңа?
— Әйтеп кенә калмагандыр, әни, ул бөтен көченә кычкыра башлагандыр: «Ааа, сөйләшә торган дуңгыз!» — дип.
Укытучы Саматны ачулана:
— Самат, бу инде бернинди кысаларга сыймый. Ни дәфтәрең, ни дәреслекләрең юк. Беләсеңме, коралсыз солдат ничек атала?
— Беләм, апа, генерал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев