Мәзәкләр
Ай, бу вакыт дигәннәре бигрәк тиз уза...
— Ай, бу вакыт дигәннәре бигрәк тиз уза, — ди Кәрим, әбисеннән ишеткәнчә. — Уянырга җитешмисең, инде мәктәпкә соңга калган буласың.
Кәрим мәктәптән кайта да әнисе янына килеп:
— Әни, белмим, укытучыга кайсы ягыгыз ошагандыр инде, чөнки аның тагын сезне күрәсе килә...
Кәрим:
— Бүген укытучы сорау бирүгә мин беренче булып кул күтәрдем.
— Чынлапмы, улым? Соравы нинди иде?
— Кем мәсьәләне чишә алмады, дип сорады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев