Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Әйдә бәйрәм оештырабыз. Син зур тәмле торт аласың...

Апасы, Кәрим мәктәптән кайтып кергәч, сорый икән:
— Син мәктәптә яхшы укыйсыңмы?
— Әйе, — дип җавап бирә малай.
— Алайса әйт әле, икегә икене тапкырлагач, ничә була?
— Дүрт.
— Афәрин! Мә шуның өчен сиңа дүрт кәнфит.
— Эх... — дип авыр сулый Кәрим. — Белгән булсам, ун дигән булыр идем.


Винни-Пух Пятачокка әйтә икән:
— Минем шәп идея бар. Әйдә бәйрәм оештырабыз. Син зур тәмле торт аласың...
— Ә син?
— Ә мин сиңа бәйрәмгә кунак булып киләм.


— Алло! Бу Мөршидә Хәкимовнамы? Илһам бүген мәктәпкә килә алмый, авырый.
— Яхшы, мин кем белән сөйләшәм?
— Бу мин, минем әти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев