Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Кәрим дәрестә җавап бирә: — Крокодилның башыннан койрыгына кадәр озынлыгы — 5 метр...

Кәрим дәрестә җавап бирә:

— Крокодилның башыннан койрыгына кадәр озынлыгы — 5 метр, ә койрыгыннан башына кадәр — 7 метр...

— Уйлап кара әле, — ди укытучы. — Алай төрлечә була аламы икән?

— Була, — ди Кәрим, бер дә шикләнмичә. — Мәсәлән, дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр — 2

көн, ә чәршәмбедән дүшәмбегә кадәр — 5 көн бит!


Яшь бер укытучы дус кызына зарлана икән:

— Бер укучымны һич тыңлата алмыйм: сөйләшеп утыра, тәртипсезләнә, дәресне өзә.

— Аның берәр булса да уңай ягы бармы соң?

— Кызганычка каршы, әйе — ул беркайчан да дәрес калдырмый.


— Азат, сиңа хулиганнар бәйләнсә нишлисең?

— Мин алардан курыкмыйм, чөнки мин дзюдо, каратэ, айкидо кебек бик күп куркыныч сүзләр беләм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев