Мәзәкләр
Картаеп беткән Йомры икмәк тыныч кына урманда йөри...
***
Картаеп беткән Йомры икмәк тыныч кына урманда йөри.
Тыныч булмаска! Аңа хәзер кемнең теше үтсен!
****
— Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста?
— Мин сызгырырга өйрәндем.
***
— Алсу, соңгы тапкыр әйтәм, ашаганнан соң, тәлинкәләрне юып куй!
— Соңгы тапкыр булгач әйбәт инде.
***
Төнлә белән әтисе бик каты гырлый.
Иртән улы сорый:
— Әти, төшеңдә трактор күрдеңме әллә?
***
— Мансур, читлектәге кенәри кая китте икән?
— Мин тузан суыртканчы шунда иде әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев