Мәзәкләр
1нче класста дәрес бара. – Балалар, телефоннарыгызны, смартфоннарыгызны алып куегыз, – ди укытучы, – җитәр монда язышып утырырга. Хәзер «А» хәрефен өйрәнәбез!
***
– Улым, кара әле, песи нишли микән анда кухняда? Дөбер-шатып килә.
– Ә син аны ашаткан идеңме соң?
– Юк.
– Шулай булгач, ашарга әзерлидер.
***
– Син миңа үпкәләдеңме әллә?
– Юк.
– Чынлап та үпкәләмәдеңме?
– Юк.
– Алайса, нигә телефоныңны алмыйсың?
– Эшем күп. Үч алыр өчен план төзеп утырам.
***
Малай әбисенә телефоннан шалтырата:
– Әби, мин сине туган көнең белән котлыйм һәм...
Әбисе оныгына ярдәм итмәкче була:
– Һәм ниләр телисең инде?
– Тавык кыздырсаң була инде, тагын торт пешерсәң...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев