Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мансур Сафин табышмаклары

Биш куышка – бер тишек, Биш чоланга – бер ишек, Салкыннарда бик тә кирәк! Әйтче, атала  ничек?

Шакмаклар буенча йөри

Утыз ике сынлы зат:

 Алар арасында бардыр

Хәтта икешәр фил, ат!

(ралтамхаШ)

 

 

Почмакларда оя кора –

Бик сизгер, уяу, үҗәт!

Корбан көтеп, ауда тора

Сигез аяклы  бөҗәк.

(чүкәмрҮ)

 

Котып Якның бер куышы

Яши безнең  бүлмәдә,-

Аннан килә кыш сулышы

Хәтта җәйге челләдә.

(чыктыуС)

 

Гүя нәни ау ятмәсе,

Гүя  бер  нәни гамак:

Шул җайланманы

кулланып,

Бөҗәк туйдыра тамак.

(зевәрәП)

 

Баш өстендә төне буе

Ялтырый көмеш көймә!

Әллә инде көймә түгел –

Галәм түшендә төймө?

(йА)

 

Урман-кырга

салынган ул,

Тау битенә үрелгән –

Ерак-еракка илтә ул

Ишек алды түреннән.

(роткарТ)

 

Филнекәдәй

озын борынын

Бик тырыш алга сузып,

Чистарта ара-тирәне.

Сыйпаштыргалап узып.

 (чыгрыусназуТ)

 

Ул – җил тегермәне булып,

Һавага  күтәрелгән:

Кем?  шаярып?

күк түренә

Зур бөтерчекне элгән?

(тёлотреВ)

 

 

Шау-гөр килгән бала-чага

Тып-тын була кыңгыраудан,

Монда укып йөри торгач,

Беркем калмыйдыр надан.

(пәткәМ)

 

Фәрештә канаты булып,

Ул төшләремне саклый –

Бигрәк җылы,

бигрәк татлы

Бу дустым булган чакны.

(нагрЮ)

 

Тукран кебек,

агач тишә -

Борыннары корычтан:

Чүкеч белән икәүләшеп

Йөриләр гел бер эштә.

(егретө, рымйУ)

 

Корсагында

су чыҗылдый,

Түбәләрендә - төтен.

Өстәл түрендә гөрләсә,

Гаиләбез –  бербөтен!

(равомаС)

 

 

Ау-ау-ау! – дип алга чаба:

Салкын дими, кар дими.

Көртле кырда алҗыса да.

Табышка һичбер тими!

(етэ уА)

 

 

Караклардан коты очмый –

Исемен җисеме аклый:

Йортыңны, абзар-кураңны

Явыз затлардан саклый.

(казоЙ)

 

Галәмдә көмеш ыргактай

Тота төшәр  чоңгылын.

Ул – мөселманлык

билгесе,

Ул – мөкатдәс төн гөле!

(йа  ьшЯ)

 

 

Яшькәй булып, моңсу ята

Яшел яфрак йөзендә -

Тирә-юньнең манзарасы

Чагыла аның үзендә.

(кыЧ)

 

Сан сугылган түгәрәк.

Ике уклы, йөгерек!

Ул йөгерек

булганга ич,

Безне алга куганга ич,

Гөмер-дөнья түгәрәк!..

(ьтагәС)

 

Авыл аша, йөрәк аша ага,

Мәңгелеккә ага:

Үткәннәрнең изге илчесенә

Сокланыплар,

табыныплар багам!

(шенИ)

 

Биш куышка – бер тишек,

Биш чоланга – бер ишек,

Салкыннарда

бик тә кирәк!

Әйтче, атала  ничек?

(актачреП)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев