Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Людовик Уналтынчының әтисе кем булган? (мәзәкәләр)

Тарих дәресендә укытучы укучылардан сорый:

Тарих дәресендә укытучы укучылардан сорый:

– Людовик Уналтынчының әтисе кем булган?

– Людовик Унбишенче.

– Яхшы. Ә Карл Җиденченең?

– Карл Алтынчы.

– Ә Франциск Беренченең? Я, ник дәшмисез?

– ...Менә ул ятим булган.


Беренче сентябрь якынлаша. Укытучылар үзара:

– Беренче сыйныфлар мәктәпкә барырга куркып торадыр инде...

– Белмим, алар ничектер, ә мин куркам.


Әнисе Камилгә:

– Улым, нигә синең көндәлегең почмакта тора?

— Ә мин аңа икеле алган өчен җәза бирдем.


– Галия Фәритовна, мин дәресләрдән иртәрәк китсәм буламы?

– Юк.

– Ни өчен?

– Ә синең көндәлегеңне күргәнең бармы?

– Юк.

– Минем дә аны бер ай күргәнем юк инде.

– Ә сез күзлегегезне сөртеп карагыз.

– Вәлиев, тупас кыланма! Бар, иртәгә иртүк әтиең белән көтәм...

Әйттем бит, җибәрәчәк, дип...


Рөстәм өенә шешенгән колак белән кайтып керә. Әнисе аңа:

– Улым, нәрсә булды сиңа?

– Аңлыйсыңмы, әни, мин бик тә шаяртырга яратам. Төнге өчтә дусларыма шалтыратам да, кем икәнемне беләсеңме, дип сорыйм.

– Шуннан...

– Бүген берсе таныган.


— Мин кечкенәдән үк баянда уйнап, акча эшли башладым.

— Концертлардамы?

 — Юк ла, өйдә. Мин уйнамасын өчен, күршеләр акча түли иде.


Безнең илдә генә халык шундый эшчән һәм тырыш. Атна буе хезмәт иткәннән соң, ялларда бакчада казынып ял итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев